tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамис Сафин: “Ульян татарлары “Халкым минем” тапшыруын аеруча яратып карый”
Рамис Сафин: “Ульян татарлары “Халкым минем” тапшыруын аеруча яратып карый”

Рамис Сафин: “Ульян татарлары “Халкым минем” тапшыруын аеруча яратып карый”

Бөтендөнья татар конгрессында узучы матбугат конференциясендә Ульяновск өлкәсенең татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин зур кызыксыну уяткан мәсьәлә күтәрде.

“Бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә “Халкым минем” тапшыруы аеруча зур игътибарга лаек. Ул татар тормышының барлык юнәлешләрен яктырта. Аның аша Ульяновск өлкәсе татарлары милләттәшләр тормышы белән генә танышмый. Моннан тыш күренекле тарихчылар, Бөтенроссия халык санын алу алдыннан татар халкының чын тарихын халыкка җиткерә ала торган кешеләр чыгышларын да тыңлый ала. Әмма тапшыру иртәнге вакытта чыгу сәбәпле (иртәнге 5:00), барысы да аны карый алмый. Бу мәсьәлә канал җитәкчелеге тарафыннан каралсын иде”, – диде Рамис Сафин.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*