tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илаһи моң” фестиваль-конкурсны үткәрү буенча киңәшмә узды. 
“Илаһи моң” фестиваль-конкурсны үткәрү буенча киңәшмә узды. 

“Илаһи моң” фестиваль-конкурсны үткәрү буенча киңәшмә узды. 

23 декабрь көнне татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча төбәкара “Илаһи моң” фестиваль-конкурсын үткәрү буенча киңәшмә узды.

“Илаһи моң” бәйгесен  оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге Россия ислам институты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге.

Конкурс киләсе номинацияләрдә үткәрелә:

  • халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр) башкару;
  • әдәби мирас үрнәкләрен (“Кыйссаи Йосыф” “Бәдавам”, “Кисек-баш” һ.б.) башкару;
  • татар мәкаме белән Коръән уку.

Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары, ТР һәм РФ төбәкләренең башлангыч  һәм урта  һөнәри белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук өлкән буын вәкилләре катнаша ала. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*