tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы белән очрашты

Бүген Бурятия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты.
Очрашу Бурятия Республикасы Халык Хуралы бинасында республика Башлыгының киңәшмәләр залында узды. Шулай ук рәсми очрашуда Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Бурятия Республикасы башлыгы администрациясе һәм республика Хөкүмәте җитәкчесе Баир Цыренов, Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова, Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, эшмәкәр Мансур Газизҗанов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге башлыгы Марс Тукаев катнашты.

Очрашу ахырында Милли шура рәисе Саҗидә Баталовага  “Байкал Идел” бию мәктәбенә милли киемнәр тектерү өчен бүләк сертификаты тапшырды.

Белешмә өчен:
2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Бурятиядә татарлар 6813 кеше (0,7%) тәшкил итә, һәм алар сан буенча рус һәм бурятлардан кала өченче урында тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*