tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бурятия башкаласында Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиевне искә алдылар
Бурятия башкаласында Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиевне искә алдылар

Бурятия башкаласында Советлар Союзы Герое Әкрам Вәлиевне искә алдылар

Бурятиягә эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев республиканың Советлар Союзы Герое Әкрам Искәндәр улы Вәлиевнең барельефын карады.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Әкрам Искәндәр улы Татарстанның Азнакай районында туып үскән. Фронтка 1942 елның мартында рядовой сугышчы булып эләгә. 1943 елда аңа сержант исеме бирелә. Укчылар бүлеге командиры итеп билгеләнә.

СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы нигезендә командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Әкрам Искәндәр улына Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*