tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бурятия Республикасына барачак
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бурятия Республикасына барачак

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Бурятия Республикасына барачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр белән Бурятиягә барачак. 30 гыйнвар көнне  Улан-Удэ шәһәрендә Байкал төбәге татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу көтелә.

Очрашу алдыннан Татарстан делегациясе Бурятия Республикасы татарлар күпләп яшәгән җирлекләренең декоратив сәнгате, музей экспозицияләре, татар аш-сулары күргәзмә-презентациясен караячак.  Аннары Бурятия Республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән аралашу планлаштырылган. Байкал төбәге татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу кысаларында исә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2019 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалачак, 2020 елга бурычлар куелачак.

Аннары Васил Шәйхразыев ТАССРның 100 еллыгына һәм Бурятия татар милли-мәдәни мохтариятенең 15 еллыгына багышланган концертта катнашачак.

Төштән соң эшлекле очрашулар билгеләнгән. Башта Милли шура рәисе Берятия Республикасы хөкүмәт рәисе урынбасары,  Бурятия Республикасы хакимияте администрациясе башлыгы Баир Цыренов белән очрашу көтелә. Аннары Улан-Удэ шәһәре администрациясе башлыгы  Игорь Шутенков белән очрашу үтәчәк.

30 гыйнварның эш программасы Улан-Удэның Үзәк мәчете һәм Халыклар дуслыгы йортын карау белән тәмамланачак.

31 гыйнвар көнне Татарстан делегациясенә Иволгинский дацаннны күрсәтәчәкләр. Аннары Васил Шәйхразыев Владивостокка юл алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*