tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган иҗат фестивале башланды
Зәйдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган иҗат фестивале башланды

Зәйдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган иҗат фестивале башланды

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын каршы алуга багышланган иҗат фестивале старт алды. Аңа фатиха биреп, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, барлык иҗат төркемнәренә уңышлар теләде.

“Безгә тынычлык сакларга васыять иттеләр” дип исемләнгән иҗат фестивале Зәйнең барлык хезмәт коллективлары, балалар катнашында узачак. Аны район мәдәният идарәсенә караган “Энергетик” Мәдәният сарае һәм музыка мәктәбе иҗат берләшмәләре, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә, туган як тарихын өйрәнү музее, шәһәр мәдәният йортлары коллективлары башлап җибәрде.

Рәзимә Кашапова
zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*