tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Краснодар шәһәрендә Георгий Жуков монументына чәчәк салды
Васил Шәйхразыев Краснодар шәһәрендә Георгий Жуков монументына чәчәк салды

Васил Шәйхразыев Краснодар шәһәрендә Георгий Жуков монументына чәчәк салды

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең федераль округлары буенча сәфәрен дәвам итә. Бүген Милли Шура рәисе җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Краснодар краенда.

Эш визиты программасы үз эченә Г.К.Жуков исемендәге скверда чәчәк салу тантанысын алды. Биредә СССР маршалы Г.К.Жуков бюсты, Краснодар тарихын чагылдырган мемориаль дивар һәм Александр Невский гыйбадәтханәсе урнашкан.

Сквер тарихы 1932 елда башлана. Элек аның урынында Александр-Невский соборы урнашкан булган. Бүгенге көндә скверда еш кына халык иҗаты күргәзмәләре, шулай ук башка мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*