tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Милли шураның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”
Васил Шәйхразыев: “Милли шураның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”

Васил Шәйхразыев: “Милли шураның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”

Милли шура әгъзалары Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы кысаларында исап- хисап җыелышын да уздырды. Мондый очрашуны алар устав нигезендә елга бер оештырырга тиеш. Утырышны ачып, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев очрашуны елга ике – өч тапкыр үткәрсәк, нәтиҗәлерәк булыр дип тәкъдим итте. “Милли шураның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Безнең һәр эш план буенча, сыйфатлы, нәтиҗәле алып барылырга тиеш,” диде ул. Мисал өчен, киләсе елга “Татарча диктант” акциясендә катнашучылар санын 100 меңнән артыкка җиткерү күздә тотыла. Васил Шәйхразыев Сабантуйлары хакындагы фикерен дә әйтте. ” Еш кына җырлап- биеп йөрисез, диләр. Ләкин Сабан туе ул- милли киемнәребез, милли моңнарыбыз, милли ризыкларыбыз,”- диде. Ә ” Татар кызы” бәйгесе исә, халкыбызның гасырлар буе канга сеңгән тәрбиясен, күңел матурлыгын күрсәтүче чара, дип белдерде.

Васил Шәйхразыев быел Россия төбәкләрендә татар милли оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар узуын да искә алды. Киләсе елга 7 Федераль округта кабат очрашулар булачагын әйтте. Татар халкының үсеш стратегиясенә кагылышлы хәбәрне дә җиткерә. Проект киләсе елга кабул ителәчәк. Милли Шура әгъзаларына ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан төрле чаралар уздырырга тәкъдим ителде.

Утырышта ревизия комиссиясе рәисе Әнвәр Алмаев чыгышын да тыңладылар. Ул белдергәнчә, барлык документлар да тикшерелгән. Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген комиссия уңай бәяләгән. “Ел дәвамында барлык проектлар план буенча уздырыла. Халык белән сөйләшү, аралашу арткан. Чаралар җиренә җиткереп башкарылган,” – дип белдерде.

Очрашуга җыелучылар 2020 нче елга эш планын да карадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*