tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Татарстаннан ераграк киткән саен телне дә, динне дә саклап калырга авыррак”
Васил Шәйхразыев: “Татарстаннан ераграк киткән саен телне дә, динне дә саклап калырга авыррак”

Васил Шәйхразыев: “Татарстаннан ераграк киткән саен телне дә, динне дә саклап калырга авыррак”

Исегезгә төшерәбез, 2 көн дәвамында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Кемерово өлкәсендә эшләде. Эшлекле сәфәр кысаларында Васил Шәйхразыев Прокопьевск шәһәре башлыгы А.Б. Мамаев белән очрашты, шәһәр мәчете төзелеше барышы белән танышты, шулай ук «Знатоки» интеллектуаль үсеш клубында булды. Анда ачык татар теле дәресе узды.

9 февраль эш программасы шулай ук Милли Шура рәисенең Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуын да үз эченә алды.

Ә бүген, 10 февральдә, БТК Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилёв белән рәсми очрашуы узды. Биредә алар милли бәйрәмебезне Сабантуйны уздыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бүген «Мөнирә» мәчетендә Милли Шура рәисе Кемерово өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Бүгенге көннең мәдәни программасы ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган концерттан торды. Чара барышында Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёвка рәхмәт белдерде. Ул шулай ук 2023 елгы Федераль Сабантуй нәкъ менә Кемерово өлкәсендә узачагын искәртеп узды.

«Татарстаннан ераграк киткән саен, телне дә, динне дә саклап калырга авыррак, ләкин безнең автономияләр, мәчетләр бар. Активлар эшләп килә», — дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*