tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Венада «Европа татарлары альянсы» ассоциациясенең Идарә утырышы узды
Венада «Европа татарлары альянсы» ассоциациясенең Идарә утырышы узды

Венада «Европа татарлары альянсы» ассоциациясенең Идарә утырышы узды

Бүген Вена шәһәренең Imperial Riding School Renaissance кунакханәсендә «Европа татарлары альянсы» ассоциациясенең Идарә утырышы узды. Утырышны үзләренең сәламләүләре белән Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм  “Европа татарлары альянсы” рәисе Флюр Шәрипов ачып җибәрделәр.

Идарә утырышында ике яңа оешма үзләренең эшчәнлекләрен тәкъдим иттеләр: алар Әлфия Димитрова җитәкчелегендәге “Волжки Булгары” һәм Айна Зеттерлунд җитәкчелегендәге “Европа татарларының милли-мәдәни автономиясе”. Идарә әгъзалары ике оешманы да бертавыштан “альянс” составына кабул иттеләр.

Алга таба Идарә утырышының рәсми өлеше мәдәни программа белән алышынды. Кунакларга һәм идарә әгъзаларына Туфан Миңнуллин пьесасы буенча төшерелгән «Мулла» кинофильмын күрсәттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*