enrutat
Баш бит / Ветеран укытучыга -95 яшь
Ветеран укытучыга -95 яшь

Ветеран укытучыга -95 яшь

Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Сара Каюм кызы Мәмәтованы 95 яше- күркәм гомер бәйрәме белән шәһәр хакимияте вәкилләре, унбишенче мәктәп укытучылары, укучылары һәм якыннары котладылар. Сара апа бик тә сөенеп унбишенче мәктәп укытучыларын каршы алды. Элеонора Касыйм кызы Мәхмүтова Сара апа унбишенче мәктәптә эшләгән елларны укыган, пединститутны тәмамлап эшкә килгән елны остазы белән туган мәктәбендә эшли дә башлаган. Гомере буе укучыларына үрнәк булган, сабыр, җыйнак, һөнәри яктан көчле татар теле һәм әдәбиятын укыткан укытучыны укучылары яхшы хәтерлиләр. Бу көн аны күп укучылары бәйрәме белән котлап сәламәтлек теләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Татар теленә мәхәббәт уяткан, укучыларын илһамландырып дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч алып барган, кече күңелле, олы йөрәкле Сара Каюм кызының хатирәләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

“Минем әтием Төмән шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесында комендант булып эшләгән. Аннары аны Яркәү районында авыл хуҗалыгын күтәрүдә ярдәм итәргә Карбан авыл советы рәисе итеп җибәрәләр. Соңрак җирле шпалзаводына директор итеп билгелиләр. Монда мин җиде классны тәмамлап, Тубыл татар педучилищесына укырга киттем. Укытучы булырга хыялым зур булганга күрә белемемне В.Ульянов исемендәге Казан университетында дәвам иттем. 1944 елларны уку, яшәү шартлары җиңел булмаса да, без тырышып укыдык. Мин университетта укыган елларымны баскетбол командасында уйнадым. Университетны уңышлы тәмамлап, юллама буенча Куйбышевка(хәзер Самара) педучилищега эшкә урнаштым. 1950 нче елны Төмән облоносы чакыруы буенча мин Тубыл татар педучилищесында эшли башладым. Бер елдан соң мине уку бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Эшләгән дәверемдә Мәскәүдә һөнәри белем күтәрү курсларын тәмамладым.

Кызганычка, 1955 нче елны татар педучилищесын ябып, татар бүлеген ачтылар. Бер елдан соң татар бүлеге дә ябылды. Мин шәһәрнең унбишенче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Берьюлы ике уку йортында хезмәт итәргә туры килде. Рус теле кафедрасында һәм унбишенче мәктәптә. Уналты ел мәктәптә татар теле һәм әдәбиятны укыткан елларым онытылмый. Дәресләрдән тыш драма түгәрәген алып бардым. Спектакльләр белән шәһәр театрында чыгыш ясый идек. Укытучылар, укучылар актив булдылар, татар телен һәм әдәбиятны яратып укыдылар. 1993 нче елны мәктәп каршында музей ачтык. Монда фото һәм документлар тупладык. Беренче фотоальбомнарны, мәктәп тарихын җыйдык, экспозицияләр эшли башлады. Лаеклы ялга 1980 нче елны чыксам да, шәһәр мәгариф комитеты мөдиренең сәркатибе булып өч ел эшләдем,”-дип сөйли Сара Каюм кызы .

Сара Каюм кызы Мәмәтованың ышанычлы тылы булганга канатланып, уңышларга ирешеп эшли. Ул тормыш иптәше, коллегасы Наил Зәйнулла улы Мәмәтов белән бербөтен булып матур гомер юлын узалар, ике кыз үстерәләр, югары белем бирәләр. Мәмәтовлар күп еллар “Милләтләр кроссы”, “Россиянең чаңгы юллары” һәм шәһәр күләмендә узган башка спорт ярышларда катнашып медальләр, грамоталар белән бүләкләнәләр. Наил абый вафат булганнан соң, Сара апа кадер-хөрмәттә кызы Диләрәнең тәрбиясендә яши.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*