tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Татарстанда Президентлыкны яклый. Фикерләр…
VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Татарстанда Президентлыкны яклый. Фикерләр…

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Татарстанда Президентлыкны яклый. Фикерләр…

Сүзебез Татарстанда Президентлыкны саклап калу турында… Яшьләр форумына килүчеләрнең фикерләре…

Корнеева Галия. Тверь. 

– Татарстанга җитәкченең Президент статусында булуы мөһим.  Бу татар халкын берләштерү, мәдәниятын, телен  саклап калу  өчен  кирәк.

Дәвәтаев Рафаиль. 

– Татарстанда Президент статусы булу ул республиканың дәрәҗәсен билгели. Әгәр ул атама бетсә Татарстан губерняга әйләнәчәк.

Дәүләтова Чулпан.

–Татарстан бик матур, гореф– гадәтле, татар телле республика. Шундый  дәүләтне саклап калу безнең бурычыбыз. Шуңа   да,  җитәкчебезнең   Президент статусында  калуы мөһим.

Конавалов Радик. Самара.

– Татарстанга Президент статусы кирәк һәм ул калырга тиеш дип уйлыйм. Ул милләтнең, татар халкының бәйсезлеген, көчен күрсәтә. Татарстан бит ул бөтендөнья татарларын җыеп торучы җылы учак.

Гыйльфанов Ринат. Башкортстан.

– Форумда  бик күп яңа проектлар белән таныштык. Яшьтәшләребез белән аралаштык. Уртак фикерләребез бик күп. Шуңа да бик күпләр исеменнән әйтә алам, Татарстанда Президент статусын саклап калу мөһим.

Ягудин Җәмил.

– Мондый республиканың үз Президенты булырга тиеш дип саныйм.

Хөрматова Гөлшат. Диана Гыйльманова. Башкортстан.

– Татарстан Республикасында Президент исеме калу мөһим дип саныйбыз. Чөнки ул татар халкының яшәеше, киләчәге өчен кирәк.

Сафина Әдилә. Илназ Шәрипов.  Татарстан.

– Президент статусы калу ул безнең өчен бик мөһим. Ул безнең мөстәкыйльлелегебезне, бердәмлегебезне, киләчәгебезне  гарантияли.

Әбсәләмова Наилә. Германия.

– Мин Германиядә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен скайп аша татар теле укытам. Татар булуым белән горурланам. Казанга килгәндә дә  өемә кайткан кебек булам. Татарстан зур, бай, мәдәниятле республика. Ә аны бары тик Президент статусы булганда гына саклап калып була. Чөнки,  Президентлы республика,  ул инде сүзеннән үк күренгәнчә,  көчле республика.

Эльвина. Рамиль. Карелия.

– Президент статусы ул халык билгеләгән статус. Шуңа да,  халык фикере белән килешү кирәктер дип уйлыйбыз.

Рамиль. Казахстан. Президент статусын үзгәртү кирәкми. Чөнки, бөтендөнья татарларының кыйбласы Казан.

Айдар. Ләйсән. Мәскәү шәһәре. 

Татарстан   да Президент статусы калу мөһим. Республика үзенең кечкенә генә дәүләт булуын дәллилләп тора. Әгәр инде бу статус алынса,  ул Россия Федерациясенең бер губернясына әйләнәчәк.

Сайфуллин Эдуард. Франция.

Мин чыгышым  белән Татарстаннан. Чит илдә яшәсәм дә туган җирем  өчен  җан атып яшим.   Шуңа да, минем республикамда Президент статусы калуы, халык  өчен бик мөһим   дип уйлыйм.

Светлана. Галия. Ильнара. Мәскәү. 

– Татарстанда Прензидентлык кирәк дип саныйбыз. Бу республиканың бөтенлеген, милләтен, дөньяга сибелгән татар халкын  саклап калу өчен кирәк. Чөнки, зур Россиягә  губерня буларак кушылса  ул эреп югалачак.

Ахметшин Айдар. Мәскәү.

Татарлыгыбызны, халкыбызны, телебезне саклап калу өчен,   татар иленә  Президентлыкны саклап калу бик кирәк.

Эдуард. Бөекбритания.

– Татар илендә  Президент статусында булган җитәкче  идарә  итәргә тиеш дип саныйм. Мин Татарстанда  беренче тапкыр,  шулай  да,  монда яшәүче татар егет – кызлары белән аралашкач бу республиканы бик яраттым. Шуңа да,  ул мөстәкыйль дәүләт булып яшәргә хаклы.

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатларының бик күпләре шушы фикердә.

” Кайсы илләрдә генә яшәсәк тә, без бер милләт.  Бердәмлегебез, телебез, динебез, гореф–гадәтләребезне саклап кала алсак иде. Ә мондый зур эшләргә тотынганда,  әлбәттә инде җитәкчебез Президент статусында булса яхшы булыр  дип уйлыйбыз. Чөнки,  бу сүз безнең көчебезне, мөстәкыйллелегебезне билгели” ,– ди алар.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*