tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: 2020 нче елда узачак “Җәлил укулары” Халыкара әдәби бәйгесен оештыру комитетының беренче утырышыннан

ВИДЕО: 2020 нче елда узачак “Җәлил укулары” Халыкара әдәби бәйгесен оештыру комитетының беренче утырышыннан

“Җәлил укулары” бәйгесе киләсе елга Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгын каршылап уздырыла. Утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белдергәнчә, конкурс  Җәлил иҗаты белән берлектә, җәлилчеләрне һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан, яраланып кайткан һәм  һәлак булган татар язучыларын, шагыйрьләрен дә колачларга тиеш.

Утырышта катнашучылар кызыклы тәкъдимнәр белән дә чыкты. Аларны тормышка ашыру мөмкин, дип саный Милли шура рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*