tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Балкыш” тапшыруы җәлилчеләр хакында сөйли

ВИДЕО: “Балкыш” тапшыруы җәлилчеләр хакында сөйли

25 август – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы сугышкан һәр халык өчен дә тетрәндергеч, фаҗигале көн – җәлилчеләрнең башы өзелгән көн.

Башкортстан Республикасыннан чыккан 3 җәлилчене атап үтмичә мөмкин түгел: Галләнур Бохараев (Сәлим Бухаров) – Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылы, Гариф Шабаев – Ярмәкәй районы, Иске Турай авылы, Фуат Булатов – Мәләвез шәһәре.

Башлары гильотина пычагы астына салдырылган бу каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен дә кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары.

“Балкыш” тапшыруының киләсе (28 август) чыгарылышы җәлилчеләргә багышланган.
Тапшыруны 20.00 сәгатьтә “Туган тел” телеканалында карарга була.
Язманы шулай ук “Представительство ВКТ в РБ” ютуб каналында да таба аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*