tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Дөнья” студиясендә кунакта Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова

ВИДЕО: “Дөнья” студиясендә кунакта Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова

Әлфия Авзалованың кызлары, аеруча Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова әниләре вафат булган көннән бирле, аның исемен мәңгеләштерү өчен бер көн дә туктап торганнары юк дисәк, арттыру булмас. Җырчының үзе исән чакта ук төзелгән фонды бүген бар көченә эшли башлады. Аның президенты да Зөлфия ханым.

Фонд Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль оештырды. Инде менә җырчының китабы да дөнья күрде. Хәтирәләргә бай җыентык. Әлфия Авзалованың үз язмалары да урын алган.

Алда планнар тагын да зуррак. 30 нчы мартта Мәскәүдә Измайловский концертлар залында Ә. Авзалова исемендәге Халыкара фестивальнең гала-концерты узачак.

Тагын бер идея – мемориаль үзәк ачу. Хәзер бина эзлиләр. Анда Әлфия Авзалованың музее булырга тиеш. Шулай ук җыр сәнгатенә гашыйк барлык  яшьләргә бирегә килеп, мастер-классларда катнашу, җырчының иҗатын өйрәнү, тавыш яздыру мөмкинлеге биреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*