tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәндә “Энҗе Калфак кичәсе” узды
Чирмешәндә “Энҗе Калфак кичәсе” узды

Чирмешәндә “Энҗе Калфак кичәсе” узды

5 мартта Чирмешән районы Инвалидлар оешмасы бинасында “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Чирмешән бүлекчәсенең “Энҗе Калфак кичәсе” булып узды. Әлеге кичәгә районның төрле авылларыннан “Ак калфак” оешмасы активистлары җыелган иде. Шулай ук районның Яшьләр ял итү үзәге хезмәткәрләре алар ук “Татар яшьләре клубы” активистлары да әлеге чарада актив катнашты.

Хатын – кызларның иң үзенчәлекле баш киеме – К А Л Ф А К

К А Л Ф А К – татар хатын-кызын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче нурлы таҗ! Кыз балаларның йөзенә иман нуры иңдерүче кием. Ак калфаклыларның иң мөһим атрибуты буларак, Чирмешән районы “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының һәр активистында булырга тиешле төп атрибут, аксессуар. Үз кулларың белән эшләнгәненнән дә кадерлесе юктыр ул! Оешма җитәкчесе тарафыннан калфак тегү, бизәү, чигү буенча мастер класс күрсәтелде.

Түбән Чегодай авылы Ак калфак” бүлекчәсе активисты Гүзәл Хамидуллина сарык йоныннан башмак басу буенча мастер класс күрсәтте. Әлеге үзенчәлекле эш алымы(шөгыль) бүгенге көндә безнең районда киң таралмаган булса да аккалфаклылар әлеге мастер класска мөкиббән киттеләр. Һәрберсенең уз куллары белән тегеп, ясап карау өчен мөминлекләр тудырылган иде. Кичәгә килүчеләрнең әлеге бинага тәүге тапкыр килүләре булганлыкта Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Мәдинә Талипова һәм Ирина Митяева ачык йөз белән каршы алып кунак иттеләр, мөмкинлеге чикле кешеләр өчен урнаштырылган җиһазлар, җайланмалар, уеннар … оешма тормышы белән таныштырдылар.

Харисова Гөлгенә Рафаил кызы

“Ак калфак” татар хатын –кызлар

иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*