tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында “Ак калфак”лылар милли йолаларны яшь буынга тапшыру максатында эшли
Кукмара районында “Ак калфак”лылар милли йолаларны яшь буынга тапшыру максатында эшли

Кукмара районында “Ак калфак”лылар милли йолаларны яшь буынга тапшыру максатында эшли

Кукмара районының Кәркәүч мәдәният йорты каршында оешкан “Ак калфак”оешмасында йөрүче апаларыбыз, Кәркәүч балалар бакчасында тәрбиячеләр белән берлектә “Сөлге, кульяулыгым-милли бизәгем “дип аталган милли, мәдәни чара үткәрделәр.

Сабыйларыбыз безгә кульяулык биюен башкардылар, бөек Тукаебызның “Туган тел”җырын җырлап үттеләр.Бездә аларга милли бизәкләребезгә карата уеннар оештырдык.Без барыбызда беләбез, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне барлап, искә төшереп әби бабаларыбыздан сораштырып яшь буынга тапшырырга тиешбез.Элек-электән татар халкы тегәргә,чигәргә яраткан,биеп,җырлап,уйнап күңел ачкан. Бездә гореф – гадәтләребезне милли бизәкләребезне онытмыйча чигү бизәкләрен кечкенә сабыйларыбызга өйрәтеп үстерергә тиешбез. Гореф- гадәтләр халкыбызны тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә өйрәтүче тәрбия чаралары булганнар. Һәрбер бизәк чәчәк, кул эше кыз баланы тәрбияләүнең,кияүгә бирү, хатын кыз булуга өйрәтүнең бер ысулы булган. Һәрберебезнең күңел түрендә кульяулык белән бәйләнгән хатирә саклана.Безнең заман кызлары сөлге, кульяулык чиккәннәр. Милли бәйрәмебез сабантуйга батырга бирә торган булганнар. Киләчәк буыныбыз милли бизәкләребезне белеп,күреп үссен, өйрәнсен дигән теләктә калабыз, дип хәбәр итә җирле “Ак калфак” оешмасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*