tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Канада татарлары Монреаль мэрын татар көйләренә биеткән

ВИДЕО: Канада татарлары Монреаль мэрын татар көйләренә биеткән

Монреаль шәһәрендә сигезенче тапкыр Défilé Nuestroamericana фестивале үтте. Әлеге бәйрәмдә Канада яшәүче халыклар үзләренең бию һәм җырларын, милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен күрсәтә.

Быел, Канада тарихында беренче тапкыр, Башкортстан һәм Татарстаннан күчеп киткән милләттәшләребез бу фестивальдә ике республиканың флаглары белән катнашты. Чараны “Мирас” татар мәдәнияте үзәге оештырды.

Милләттәшләребез Монреаль урамыннан татар бию көйләренә, Вәсилә Фаттахованың “Туган як”, Айгөл Бариеваның “Түбәтәй” җырларына биеп үтте. Карнавал-парад вакытында Монреаль мэры Валери Плант (Valérie Plante) “Мирас” төркеменә ияреп татар биюенә кушылды.

Соңрак фестиваль сәхнәсендә җирле татарлар җырлап, биеп күрсәтте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*