tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде

ВИДЕО: Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучы Хәким Биктиевка “Дуслык” орденын тапшырды. Бүләкләү Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы кысаларында узды.

Хәким Биктиев Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең, Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм мөфти Равил Гайнетдиннең татар телен һәм татар мәдәни мирасын саклауды зур өлеш кертүләрен әйтеп үтте.

  • Хәким Биктиев 1925 елның 27 мартында Мордовиядә туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Кенигсбергны яулап алу операциясе герое. Ул күпсанлы хәрби бүләкләргә ия. Хәким Биктиев 1945 елдан бирле Калининградта яши. 2011 елда аңа “Калининград өлкәсе алдындагы хезмәтләре өчен” медален тапшырдылар.
  • Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдин боерыгы белән, Хәким Биктиев Калининград мөселманнар өммәтенә хезмәте өчен I дәрәҗә “Әл-Фәхр” мактау ордены белән бүләкләнде. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗат кинотөркеме төшергән “Боль войны” документаль фильмы Биктиевка багышланган

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*