tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына шагыйрә Нәҗибә Сафинадан шигъри бүләк

ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгына шагыйрә Нәҗибә Сафинадан шигъри бүләк

Нәҗибә Сафина — күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк Каен авылында туа.

1967 елда Казанга килеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми: кияүгә чыгу сәбәпле, 1973 елның башында ук ул Чистай шәһәренә күченә.

Шәһәр уку йортларында татар теленең чикләнгәннән-чикләнә баруы, күңеле ашкынган әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү өчен матбугат мәйданының тарлыгы туган якларында тел-әдәбиятка булган хөр мөнәсәбәтне күреп үскән Нәҗибәне 1975 елда Башкортстанга әйдәп кайтара. Ләкин андагы мәктәпләрдә дә татар теленә мөнәсәбәт үзгәргән булып чыга. Нәҗибә Краснокама районы үзәгендә — Нифтикам шәһәрендә нәшер ителә торган «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә тәрҗемәче, Яңавыл районының Прогресс эшчеләр бистәсе мәктәбендә директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булып эшләп ала, хәтта, янә Татарстанга килеп, Чистай районының Дүртөйле авылы мәктәбендә бер ел үзенең яраткан фәне укыту бәхетенә дә ирешә.

1979—1983 елларда Нәҗибә Сафина Краснокама район газетасында эшләвен дәвам иттерә, хезмәте дәверендә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән «Вперед» газетасының татарча дубляжын («Алга»ны) «Кама танңары» исемле мөстәкыйль чыгышлы газетага әверелдерүгә ирешә. Нәҗибә, бу газета редакциясе каршында «Акчарлак дигән әдәби түгәрәк оештырып, яшь иҗатчыларны туплый, район күләмендә барлыкка килгән «Инеш» иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Аның үзенең дә республика газета-журналларында шигырьләре еш басыла, зур гына шигырь бәйрәмнәре 1982 елда Өфәдә башкорт телендә чыккан «Йәш көстәр»(«Яшь көчләр») һәм 1984 елда Казанда чыккан «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкларга урнаштырыла.

1990 елдан башлап Нәҗибә Сафина Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл ул ике ел «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булып эшләде, аннары 1993—1996 елларда «Сөембикә» журналы редакциясендә сәясәт бүлеген җитәкләде. 1997 елдан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Нәҗибә Сафинаның шигърияте — заманның көрәш ялкыны белән сугарылган миллирухлы, гамьле шигърият. Нәни укучылары арасында исә ул маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче сәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары белән мәгълүм.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*