tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Татарча диктант”ны онлайн карап алтмыштан артык кеше язды

ВИДЕО: “Татарча диктант”ны онлайн карап алтмыштан артык кеше язды

Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенең “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган онлайн трансляциясен алтмыштан артык кеше карады. Трансляция язмасы “Татар-информ”ның татарча YouTube каналында сакланып калды, диктант язарга теләүчеләр аны хәзер дә карап яза ала.

“Татар-информ”дагы “Татарча диктант” башлыча чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен оештырылганлыктан, диктант өчен КФУ галимнәре тәкъдим иткән әсәр – Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” повестеннән өзек алынды. Татарстанда оештырылган башка мәйданчыкларда акциядә катнашучылар Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән өзек яздылар.

“Татар-информ” аша татарча диктант текстын билгеле шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының ветеран хезмәткәре Сания Әхмәтҗанова укыды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/19/195607/

Видео: Tatar-inform .tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*