tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа районының 22 мәйданчыгында татарча диктант акциясе узды
Буа районының 22 мәйданчыгында татарча диктант акциясе узды

Буа районының 22 мәйданчыгында татарча диктант акциясе узды

Бүген, 19 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Буа районының 22 мәйданчыгында татарча диктант акциясе узды. Белем тикшерү акциясенә килүчеләргә Р. Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» тексты буенча диктант яздырылды.

“Əлеге чарада 1500 кеше катнашты. Иң яшь язучыга – 11, иң өлкәненә 80 яшь. Катнашучылар арасында рус һәм чуваш милләтеннән дә вәкилләр бар иде.  Диктант язуда кыенлыклар тумады. Килүчеләрнең күбесе үзләренең белемнәрен сынап карарга теләүләрен әйттеләр. Профессияләре буенча юристлар, тәрбиячеләр, шәфкать туташлары, гади эшчеләр татар теле буенча үз белемнәрен сынадылар, киләсе елда да бу акциядә катнашырга теләкләре булуны җиткерделәр” – дип хәбәр итте Буа районындагы оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*