tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Владимирда татар мәдәнияте көннәре» IV нче өлкә фестивале әзерләнә
“Владимирда татар мәдәнияте көннәре» IV нче өлкә фестивале әзерләнә

“Владимирда татар мәдәнияте көннәре» IV нче өлкә фестивале әзерләнә

«Мәдәният дуслыгы аша халыклар дуслыгы» мәдәни- мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Бәхет» татар мәдәни үзәге һәм Владмирдагы «Бәхет» шәрыкъ мәдәнияте иҗтимагый төбәк яшьләре оешмасы 29 ноябрьдан 1 декабрьга кадәр Владимир шәһәрендә IV нче өлкә «Владимирда татар мәдәнияте көннәре» фестивале уздыра.

Оештыручылар үз алдына Владимир өлкәсендә татар телен, татар мәдәниятен саклауны һәм үстерүне, Владимир өлкәсенең Татарстан Республикасы, Казан шәһәре белән элемтәләрен ныгыту, владимирлыларны татар халкы, аның тарихы, мәдәни байлыгы таныштыру, яшьләрне үз милләтең өчен янып яшәү һәм үстерүгә өйрәтү, һәм шул ук вакытта башка милләтләргә дә кызыксыну булырга тиешлеген өйрәтү максатларын куялар.

«Владимирда татар мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында берничә чара уздырылачак.

Фестивальның төп вакыйгасы 2013 елның 1 декабре көнне Өлкә мәдәният һәм сәнгать сараенда узачак. Анда ТРның җыр һәм бию дәүләт ансамбле концерты булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*