tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Волгоград өлкәсе татарлары белән очрашу
Волгоград өлкәсе татарлары белән очрашу

Волгоград өлкәсе татарлары белән очрашу

26 августта Татарстан Республикасы Президенты Волгоград өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты.

Очрашу Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды. Чарада Волгоград өлкәсе вице-губернаторы – Волгоград өлкәсе Хөкүмәте рәисе Олег Керсанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.

Татар җәмәгатьчелеге активистларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татарларын берләштерергә, татар телен һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итәрлек проектлар турында кыскача гына сөйләде. Бу беренче чиратта, «ТНВ-Планета» спутник телевизион каналы, аны Россия төбәкләрендә, БДБ илләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерерлек татар мәдәни-мәгърифәт каналы дип атап була, шулай ук «Ана Теле» проекты – туган телне интернет аша on-line өйрәнү.

Бүген татар телен, халкыбыз мәдәниятен, аның гореф-гадәтләрен саклап калу, бигрәк тә Татарстаннан читтә бик авыр, диде Рөстәм Миңнеханов. Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә татарларның өчтән бере генә яши.

Татарларны берләштерә торган оешма – Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук бу рольне мәчетләр үти, диде Татарстан Республикасы Президенты. Аның сүзләренчә, төбәкләрдә хәзрәтләргә таянып була, чөнки бүген мәчетләр – дини оешмалар гына түгел, шулай ук мәгърифәт үзәкләре дә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Волгоград өлкәсе белән хезмәттәшлеге төбәкләрне ныгытуга, аларның икътисадын ныгытуга ярдәм итәчәк. Тагын ул активистларга Волгоград өлкәсенең кайбер предприятиеләрендә булуын, аларның Татарстан предприятиеләренә продукцияләрен җибәрүен сөйләде.

Татарлар һәрвакыт югары толерантлыклары белән аерылып торалар, алар гасырлар буена Россия белән адапцияләшкән, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бүген безнең халык вәкилләрен эре предприятиеләр җитәкчелегендә, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында очратырга мөмкин.

Волгоград өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Равил Сәйфуллин өлкә җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасы һәм Казан белән тыгыз элемтәләр урнаштырылган. Ул шулай ук хезмәттәшлекне оештырырга һәм муниципаль районнар дәрәҗәсендә, аеруча Волгоград өлкәсенең татарлар тупланып яши торган районнары белән делегацияләр җибәреп аралашырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады. Ул шулай ук татар яшьләренең Россия төбәкләреннән килеп Татарстан югары уку йортларында уку, җәйге тел өйрәнү лагерьларында ял итү мөмкинлеге барлыгын да әйтеп үтте. Без бергә булырга тиеш, диде ул.

Волгоград өлкәсенең татар җәмагатьчелеге вәкилләре шулай ук татар телендә чыгучы газетага финанс ярдәм күрсәтүне сорадылар. Басма финанс пробламалары аркасында елына ике мәртәбә генә чыгарыла икән. Рөстәм Миңнеханов мәсьәләнең җитдилеге белән килеште, яшьләрне җәлеп итү өчен ул интернет-ресурслардан күбрәк файдаланырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча Волгоград өлкәсе губернаторы белән киңәшергә вәгъдә итте .

Татар җәмагатьчелеге вәкилләре сорауларына җавап биреп, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар яшьләренә ярдәм күрсәтү программасы турында җентекләбрәк сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, соңгы 7 елда Татарстанда төбәкләрдән килгән татарларга югары белем алу мөмкинлеге тудырылган. 2013 елда Татарстан Республикасында югары уку йортларына Россия Федерациясе субъектларыннан 400дән артык абитуриент укырга кергән.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясенең кайбер активистларына татар халкының мәдәни багланышларын һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*