tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскиның “Татар дөньясы” газеты бәйге үткәрде
Омскиның “Татар дөньясы” газеты бәйге үткәрде

Омскиның “Татар дөньясы” газеты бәйге үткәрде

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте “Татар дөньясы” һәр йортка тынычлык китерә” проекты белән шәһәр хакимияте тарафыннан игълан ителгән грантлар бәйгесендә катнашып җиңүгә иреште.

Грант-субсидияләр бәйгеләрен Омски мэриясе һәр елны иҗтимагый оешмаларны финанслау максатыннан үткәреп килә. Татар оешмалары бу бәйгеләрдә отышлы проектлар тәкъдим итеп һәрдаим диярлек җиңүгә ирешәләр.

Быелгы грант-субсидия акчаларына өлкә милли-мәдәни мохтарияте Сабан туе үткәрде, шәһәр милли-мәдәни мохтарияте, өлешчә, тугыз елдан артык мохтарият рәисе Тамир Әлимбаев исәбенә нәшер ителеп килүче “Татар дөньясы” газетасының алдагы дүрт санын чыгаруга юнәлтте.

Шушы ук грант-субсидия кысаларында татар халкының данлыклы шәхесләре, тарихы, мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре турында иң яхшы мәкаләгә “Халкым минем – дөньям минем” дип исемләнгән бәйге дә игълан ителде.

Әлеге проектның төп максаты – Омскида нәшер ителә торган бердәнбер татар басмасы аша укучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләренә якынайту, җәлеп итү иде.

“Халкым минем – дөньям минем” бәйгесе бер ел дәвамында барды. Оештыру комитеты бәйгегә килгән мәкаләләрне укып, газета битләрендә бастырып килде һәм күптән түгел барлык актив язучыларны йомгаклау чарасына җыйды.

Әлеге чарада шәһәр хакимияте хезмәткәрләре дә катнашты. Омски шәһәре мэриясенең иҗтимагый багланышлар һәм социаль сәясәт департаменты вәкиле Марина Штергер, милли-мәдәни оешмаларның грантлары Иртеш буе халыкларының милли үзенчәлеген, милләтара тынычлыкны саклауга, яшьләрне милли мәдәниятләренә, гореф-гадәтләренә якынайтуга юнәлтелә, “Татар дөньясы” һәр йортка тынычлык китерә” проекты да нәкъ шушы максатларны куйды, дигән фикерен белдерде.

“Татар дөньясы” эчтәлеге, көнүзәк язмалары, бизәлеше буенча өлкәдә чыгарылучы башка милли басмаларга үрнәк булып тора, диде себер татарлары тарихын өйрәнүче галимә Светлана Корусенко. Кичә барышында газетаны финанслаучы, 2500 тиражлы басманы тулысынса, укучыга җиткерүне тәэмин итүче Тамир Әлимбаев адресына күп рәхмәтләр яуды. Тамир әфәнде үзе йомгаклау чарасының ачылышында гына була алды.

Автор: Розалия Сайганова
Чыганак: “Азатлык” радиосы сайтыннан кыскартылып алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*