tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “WorldSkills Russiа” Милли чемпионатында беренчелекне Татарстан яулады
“WorldSkills Russiа” Милли чемпионатында беренчелекне Татарстан яулады

“WorldSkills Russiа” Милли чемпионатында беренчелекне Татарстан яулады

Кичә Мәскәүдә VIII “WorldSkills Russiа” Милли чемпионатының ябылу тантанасы узды. Дөньякүләм WorldSkills хәрәкәте тарихында иң масштаблы чемпионат буларак истә калган бәйгенең абсолют җиңүчеләре арасында Татарстан да бар.

“WorldSkills Russia 2020” өч меңнән артык катнашучы, шул исәптән бер меңгә якын юниор һәм чит ил конкурсантларын җыйды. Татарстан данын 206 егет һәм кыз яклады.

“Абсолют чемпион” номинациясендә, башка төбәкләр арасында иң югары балл җыеп, Мәскәү җиңү яулады. I дәрәҗәле диплом һәм кубокны исә Татарстан алды. II урынга Кузбасс, ә III урынга Мәскәү өлкәсе лаек булды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча, татарстанлылар яулаган алтын медальләр саны 38, көмеш медальләр – 25, бронза медальләр – 39.

Бәйгенең ябылу тантанасында Россия Президенты Владимир Путинның милли финалда катнашучыларга юллаган сәламләү телеграммасы да укылды:

– Һичшиксез, “WorldSkills Russia” кебек заман таләпләренә туры килүче проектлар эшче һөнәрләрне популярлаштыруда, һөнәри белем бирүне камилләштерүдә ярдәм итә, егет-кызларның иҗади, шәхси мөмкинлекләрен үстерү өчен мәйданчык булып. Һәм, әлбәттә, мондый бәйгеләр җәмгыятьтә хезмәт кешесенә карата хөрмәт формалаштыра. Финалистларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәм, барыгызга да яңа казанышлар телим.

Чара барышында Милли чемпионат флагын киләсе төбәккә – “WorldSkills Russiа” милли финалын уздыру башкаласына (2021 елгы чемпионат финалы Уфада узачак) тапшыру тантанасы үткәрелде. Аны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кабул итте:

– Бу чара – матур бәйрәм генә түгел, ул эшче һөнәрләрнең абруен, һөнәри белем бирүнең сыйфатын һәм, гомумән, аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыруга юнәлдерелгән мөһим гамәл. Барыгызны да кунакчыл Башкортстанда көтәбез, – диде ул.

 

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*