tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе районыннан Арслановлар шәҗәрәләр бәйгесендә җиңеп кайтты
Әгерҗе районыннан Арслановлар шәҗәрәләр бәйгесендә җиңеп кайтты

Әгерҗе районыннан Арслановлар шәҗәрәләр бәйгесендә җиңеп кайтты

Татарстанда «Эхо веков в истории семьи — Без тарихта эзлебез» шәҗәрә бәйрәме ел саен уза. Быел исә, Әгерҗе районыннан Арслановларга Актаныш районына барып, әлеге шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабында катнашырга тәкъдим иткәннәр һәм алар җиңү яулап кайткан.

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Минзәлә, Зәй, Әгерҗе, Чаллы, Тукай, Актаныш районы вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте. Иң башта гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган гореф-гадәтләрне саклаучы сый-нигъмәтләр һәм гаилә эшчәнлеге күрсәткечләренең презентациясе тәкъдим ителде.

Аннары алар сәхнәдә үзләренең шәҗәрәләре белән таныштырды. Танышу исә гаилә тарихларының иҗади чыгышлары белән бәйләнеп китте. Тамашачы һәр гаиләне дә матур итеп алкышларга күмде, чөнки һәр нәселнең дә көчле әзерлеге күренде.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, нәтиҗә ясалган арада, сәхнә буш тормады — үзешчәннәр үзләренең матур җырларын тамашачыларга бүләк итте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*