tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа белгечлек алган татар теле укытучыларының киләсе уку елына планнары нинди?
Яңа белгечлек алган татар теле укытучыларының киләсе уку елына планнары нинди?

Яңа белгечлек алган татар теле укытучыларының киләсе уку елына планнары нинди?

Күптән түгел укулар тәмамланды, укытучылар имтиханнар тапшырып, кулларына дипломнар алдылар. Аларның киләсе уку елына нинди планнар белән яшәүләре турында сөйләштек.

2017 елның июль аенда Россия Федерациясе президентының Йошкар-Оладагы чыгышында, милли телләр мәктәпләрдә ирекле рәвештә укытылырга тиешлеге әйтелде. Татар теленә каршы булган рус ата-аналарыннан, һәм татар телен саклап калырга теләүчеләрдән президент исеменә Кремльгә хатлар юлланды. Иң кыен хәлдә калучылар, мөгаен, татар теле һәм әдәбияты укытучылары булгандыр. Аларның күбесе башка фәннәргә (мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч сыйныфлар, география, рус теле һәм әдәбияты һ.б.) яңадан укып чыгарга мәҗбүр булды. Яңа белгечлек алу 1 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Яңа уку елына мөгаллимнәр нинди планнар белән керә. «Мәгариф» сораштыру үткәрде.

Алсу ГАФФАРОВА:

— Алга таба башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләсәм дә, туган тел дәресләрен кызыклырак, мавыктыргычрак итеп үткәрү безнең бурыч булып тора. Балаларны, әти-әниләрне татар телен өйрәнүгә карата кызыксучанлыкларын булдыру өстендә эшебезне дәвам итәрбез.

Эльмира ТРЕНГУЛОВА:

— Переподготовка дипломы кайтты. Яңа hөнәр буенча сәгатьләр мәктәптә юк, башка мәктәптә бәлки булыр. Гомумән, яңа уку елына планнар дигәндә, әле дә билгесезлек, кызганыч, чөнки туган тел фәненең киләчәге билгеле түгел. Шуңа күрә план кору, кыен. Августта, бәлки…

Сөмбел ХӘСӘНОВА:

— Переподготовка үттек, дипломнар кулга тапшырылды. Тик киләсе елга планнар турында әлегә әйтүче юк шул. Бу елгыча кала дип сөйлиләр, калганы яңа уку елы алдыннан билгеле булыр, дип уйлыйм. Ничек булса да, җиң сызганып эшләргә әзербез.

Чулпан ЗИННӘТУЛЛИНА:

— Нинди киләчәге дип, бөтенебезгә диплом биреп чыгардылар инде. 350 сәгать белем алдык. Рәсем сәнгате+технология фәннәренең теория һәм практик дәресләре булды. Госэкзаменнар нәкъ институттагы шикелле узды, университет укытучылары бик таләпчән булды, укуга бик җитди карадык. Безнең мәктәптә технология сәгатьләрен бирерләрме юкмы белмим, әйтмәделәр әле, әгәр дә татар теле сәгатьләре җитмәгән очракта, ниндидер бер өмет чаткысы бар инде дибез.

Ания МИНҺАҖЕВА:

— Кулымда башлангыч класс укучыларын укыту хокукы бирелгән диплом. Тик күңелдә төрле хисләр, шатлыклы да, борчулы да. Өстемә зур җаваплылык алынган. Башлангыч белемне бирү өчен бер ел гына уку бик аз әлбәттә, үзлектән күп өйрәнергә, укытучыларның дәресләрен карарга кирәк. Барысы да практик өлеш белән бирелә. Татар теле гыйлемнәрен дә балаларга бирәсе, өйрәтәсе килә. Балаларның күбесе татар телен яратып өйрәнә иде, төрле милләт вәкиле булса да. Тик, минемчә, атнага 6 сәгать урынына алдан ук кыскартып 2 сәгать куйган булсалар, әти-әниләр алай ук каршы булмаслар иде, минемчә.

Айгөл Гарифуллина

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*