tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган татарлары тарихы
Курган татарлары тарихы

Курган татарлары тарихы

Бүгенге көндә Курган өлкәсендә унбиш меңнән артык татар яши, алар Курганның үзеннән тыш, Шадрин, Шумиха, Шатров шәһәрләрендә, шулай ук Әлмән, Эчкен (Юлдус), Сафакүл кебек егермеләп татар авылында көн итәләр. Курган төбәгенә элек-электән Себер капкасы, дип караганнар, шуңа күрә биредә яшәүче милләттәшләребезне дә себер татарлары белән бәйләп өйрәнгәннәр. Курган татарларын, нигездә, тел белгечләре өйрәнгән, Фәрит Йосыпов, Флера Баязитова, Дөрия Рамазанова һәм Тел, әдәбият институты галимнәренең алар турында фәнни хезмәтләре бар. Әмма Курган төбәге татарлары тарихы Казан галимнәре тарафыннан бик аз өйрәнелгән, булган материаллар да, нигездә, Паллас, Миллер, Фальк, Рычков кебек башка милләт вәкилләренеке. Бүгенге көндә курган татарлары тарихына кайбер рус һәм башкорт галимнәре игътибар итә башлады, әмма аларның күбесе безнең файдага түгел. Югыйсә, заманында Төрки каһанлыклар, Алтын Урда һәм Себер ханлыклары составында булган курган татарлары тарихы Казан тарафыннан да ныклап өйрәнүгә һәм яктыртылуга лаек бит! Биредә һәр татар авылы диярлек борынгы скиф курганнары һәм шәһәрлекләр янында урнашкан, шул тормышның дәвамчылары булып тора. Курган шәһәре үзе дә 1782 елга кадәр “Царево Городище”, «Царев Курган» дип аталган, һәм 19 гасыр урыс галимнәре анда элек татар патшалары яшәгәнлеген язып калдырган. Курган каласы һәм өлкәсе туграсында да татарлардан калган ике көмеш курган тасвирланган, аларны кара кеш-чәшкеләр аягүрә басып саклап тора…

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, шушы бушлыкны тутыру ниятеннән, менә инде унбиш ел буе курган татарларының төп нигезен тәшкил иткән эчкен татарлары тарихын өйрәнә. Шушы вакыт эчендә ул Курган өлкәсенең күп татар авылларында һәм шәһәрләрендә, архив-музейларында булып, мәктәп-мәчетләрдә халык белән очрашып, алар турында дистәләгән фәнни мәкалә язды. Ә 2013 елда Казанда Фәүзия Бәйрәмованың “Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары” дип аталган фәнни-тарихи китабы татар һәм рус телләрендә басылып чыкты һәм Курган өлкәсендә бик тиз таралып бетте. Халыкның дөрес тарихка булган ихтыяҗын күздә тотып, җирле татарларның сорауларын искә алып, автор бу китабының дәвамын язарга ниятләде һәм шушы максаттан янә Курган якларына барып чыкты. Бу юлы Фәүзия Бәйрәмова моңа кадәр өйрәнелмәгән урыннарда булырга тырышты, беренче эш итеп өлкәнең Казахстан чигенә урнашкан Звериноголовски район үзәгенә юл тотты. Аны бу сәфәрендә Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәис урынбасары, биредә төбәк тарихы өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Әхмәдулла хаҗи Хәбибуллин озатып йөрде һәм зур ярдәм күрсәтте.

Звериноголовски авылында хәзер күпчелек урыслар яши, бераз казахлар һәм украиннар да бар, ә татарлар бик аз һәм күбесе инде урыслашкан. Әмма монда бөек татар тарихына шәһәдәтлек биреп торучы ике урын бар, берсе – сигез гектар мәйданны биләгән борынгы татар зираты һәм икенчесе – 1885 елда милләттәшләребез тарафыннан салынган таш мәчет хәрәбәләре… Ә авылның мондый сәер исем белән аталуын җир казыганда бик сәер җанвар башы табылу белән аңлаталар, аны, имеш, Петербургка алып китәләр. Кеше белмәгән бу хайван башы мөгезборынныкы булырга тиеш, чөнки Эчкен елгасы буенда да шундый ук баш табыла, хәзер ул Курган музееның иң борынгы – 30 миллион еллык экспонаты булып санала.

Җирле төрки халыклар Звериноголовски авылын “Баргын” дип йөрткәннәр, ул әле урыс хәрбиләре монда килеп урнашканчы ук барлыкка килгән булырга мөмкин. Кайбер документлардан күренгәнчә, станицаның “Звериная Голова” дип аталган вакытлары да булган, Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ул “Звериный Галяуский” дип атала. Тубыл елгасы буена урнашкан бу авыл, хәрби крепость буларак, 1743-1752 елларда чик буйларын күчмәннәрдән саклау өчен төзелә. Аңа кадәр бу кирмән Тубыл елгасының сул ярында була, ул урынны даими рәвештә су баскач, бирегә күчерәләр. Соңыннан бирегә казаклар да китерелә, тора-бара ул станицага әйләнә. Дөрес, казак хәрбиләре арасында да татар-башкортлар була, әмма Звериноголовскиның гөрләп торган татар чоры 19 гасырның икенче яртысына, бистә үзенең хәрби статусын югалткач, бирегә күпләп татар сәүдәгәрләре килеп урнашкач башлана.

Архив матреиалларыннан күренгәнчә, Звериноголовскида таш мәчет салдыру өчен көрәш озак вакытларга – 1864 елдан 1885 елга кадәр сузыла. Мәчет салырга рөхсәт булмауның сәбәбе – имеш, казак хәрбиләре арасында өч кенә мөселман икән, имеш, бистәдә яшәүче 131 мөселман монда теркәлмәгән, вакытлыча гына көн күрәләр, ә теркәлгән (имевшие оседлость) 168 җан өчен мәчет ачып булмый… Әйе, мәчет ачар өчен ул вакытта торак урынында теркәлгән 200 ир-ат мөселман яшәргә тиеш булган. Күргәнегезчә, бистәдә ул вакытта ук инде өч йөзгә якын мөселман-татар яшәгән, моңа гаилә әгъзаларын да өстәсәң, ул сан меңнән арта. Моннан чыгып, без 19 гасыр урталарында Звериноголовски бистәсендә меңнән артык татар яшәгән, дип әйтә алабыз. Дөрес, татарларның аңа кадәр дә бистәдә агач мәчетләре (молильный дом) була, әмма мөселманнар арткан саен, алар анда гына сыймый башлыйлар. Кайбер мәгълүматлар буенча, монда инде 1826 – 1852 елларда ук мәчет була, аны татарлар һәм бохаралылар (аксөяк себер татарлары) салдыра, әмма моңа документлар табылмады.

Халык саны җитәрлек булганнан соң да татарларга озак вакыт гыйбадәт йортын мәчет итеп салырга рөхсәт бирмиләр, әле сызымына бәйләнәләр, әле янәшәдә яшәүче урысларның өйләрен сәбәп итеп күрсәтәләр. Нәтиҗәдә, татарлар мәчет урынын бөтен урамы белән сатып алып, урысларны зур акчалар түләп башка урынга күчерергә мәҗбүр булалар. Бистә татарларына ярдәмгә Кустанайдан Закирҗан Юнысов, Ибраһим Исмәгыйлев, Чиләбедән Ибраһим Ишмөхәммәтов, Абдуллатыйф Аитовлар килә, бу байлар акча белән дә, документлар белән дә, мәхкәмә эшләрендә дә ярдәм итәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, Звериноголовскидагы 46 зур сәүдәгәрнең утыз өче татарлар була, алар бистәдә йөзгә якын кибет тоталар, зур-зур ярминкәләр оештыралар. Таш мәчетне салырга озак еллар рөхсәт булмагач, 2-гильдия купец Ибраһим Исмәгыйлев 1881 елның 26 августында Оренбург губерния җитәкчелегенә хат яза, татарларның дин тотарга ирек булган урынга күчеп китәргә мөмкин булуларын кисәтә. Бистә икътисадын үз кулларында тоткан татарларның мондый таләбе тәэсир итәме, 1885 елның башында аларга таш мәчет салырга рөхсәт бирелә. Һәм алты айда ике катлы таш мәчет төзелеп тә бетә! Аңа имам итеп янәшәдәге Өчкүл авылыннан Мөхәммәтсадыйк Кадыргалиев билгеләнә, ул үзе чыгышы белән Пенза өлкәсенең Аллагул авылыннан була. Соңрак, мөселманнар саны арткач, мәчеттә тагы бер имам – Мөхәммәтхафиз Бикбаев эшли башлый.

Халык сөйләве буенча, әле мәчет ачылганчы ук биредә мәктәп-мәдрәсә була, тирә-юньнән көчле галимнәр чакырыла, хәтта обсерватория дә эшләп тора! Татарларның шулай күтәрелеп китүен күрепме, Звериноголовски урыслары, мәчет җире законсыз, дип, аларны судка бирәләр, бу мәхкәмәләр дә озак дәвам итә. Урыс-казак хәрбиләре татарлардан инде эшләп торган мәчет җире өчен бик зур суммада акча таләп итәләр, Оренбург губерния идарәсе урысларны яклый, акча түләнмәгән очракта, мәчетне сүтәргә боера. Әмма татарлар да бирешми, бу җирләрне вакыф-фонд милке, дип игълан итәләр, урыс-казакларның үзләрен судка бирәләр. Ул вакытта татарлар мәчетне саклап кала алсалар да, революциядән соң аны мөселманнардан тартып алалар, башта анда тегермән ясыйлар, аннан территориясендә бүрәнә яру – пилорам эшлиләр. Бүгенге көндә мәчет хәрәбә хәлендә – түбәсе дә, идәне дә, тәрәзәләре дә юк, бары тик кызыл кирпечтән булган диварлары гына, яралы татар баһадиры кебек, аумыйча, әле һаман киерелеп басып тора… Чиркәү каланчасы белән бер биеклектә булган манара да юк, дүрт почмактагы дүрт гөмбәз дә юк, имам-азанчы да юк, намаз укучы мөселман-татарлар да юк дип әйтергә була…

Звериноголовски татарлары кая киткән соң? Әле бит 1926 елда гына да, халык саны алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, биредә 1072 татар яшәгән, хәзер алар бармак белән генә санарлык, алары да әллә ни активлык күрсәтми! Бу тема бөтенләй өйрәнелмәгән, моңа җавап бирүе дә бик авыр. Татарларның бер өлешен янәшәдәге Кустанай, Курган кебек шәһәрләр йотса, бер өлешен урыс упкыны йоткан. Ә күпчелеге бистә читендәге татар зиратында ята… Зират бик зур – мәйданы кимендә сигез гектар булыр, аны билдән үлән күмеп киткән, сирәк-мирәк агачлар да очрый. Борынгы татар зираты читенә инде казахлар һәм бүгенге татарлар да мәетләрен күмә башлаганнар. Иске зиратта иң тетрәндергәне – рәт-рәт басып торган кабер ташлары, алар бик күп, йөзләрчә, ә заманында меңнәрчә булган. Кабер ташларының кайберләре биеклеккә ике метрга хәтле җитә, алар төрки курганнардагы борынгы тораташларны хәтерләтә, өсләрендәге гарәпчә язулар гына монда мөселманнар ятканны күрсәтә. Бу кабер ташлары әле галимнәр тарафыннан укылмаган, аларның күпчелеге 19 гасырга карый.

Фәүзия Бәйрәмованы тарихи урыннар буенча Звериноголовски районы имам-хатибы Абдулваһаб хәзрәт Зөлкарнәев һәм шушы авыл кешесе, татар тарихы белән кызыксынучы Марат Борһанов озатып йөрде. Аларның әйтүләре буенча, бу борынгы зиратны да, мәчет хәрәбәләрен дә Уфадан дин әһелләре килеп карап киткән, әмма уртак фикергә килә алмаганнар. Мәчетне торгызырга йөз миллион сум акча кирәк икән, әмма бистәдә ислам динен тотучылар бармак белән генә санарлык. Елына ике гает Абдулваһаб хәзрәтнең өендә укыла, анда 10-15 казах килә икән, җомга намазлары юк, уразаны да хәзрәт берүзе генә тоткан. Дин юк җирдә бәрәкәт тә юк – район үзәге булса да, бистә халкы бик фәкыйрь яши, газ да, юллар да, эш тә юк. Заманында бай кибетләре, ярминкәләре белән гөрләп торган һәм татарлар хисабына чәчәк аткан Звериноголовски бүген үзе дә җан биреп ята… Шушы үлеп яткан урыс авылында да Казаннан “Ватаным Татарстан” һәм “Безнең гәҗит” газеталарын яздырып алдырып яткан Марат Борһанов мөгаен бу төбәкнең соңгы могиканыдыр… Аңа атасы үләр алдыннан, “Улым, бу мәчетне безнең бабайлар салдырган”, дигән, шуннан соң Марат татарча өйрәнә башлаган, сөйләшергә кеше булмагач, Казаннан татарча газеталар яздырып алып, аларны кычкырып укырга тотынган. Фәүзия Бәйрәмова аңа рәхмәт йөзеннән үзенең “Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары” китабын бүләк итте, алга таба төбәк тарихын бергәләп өйрәнергә килештеләр.

Узган гасырларда Звериноголовски авылыннан милләтебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр чыкканлыгын да әйтеп китәргә кирәк. Аларның беренчесе – Әхмәт Уразаев-Кормаши (1855-1883), “Бүз егет” һәм “Таһир илә Зөһрә” поэма-дастаннар авторы, болар – Казанда иң күп бастырылган һәм укылган әсәрләр; танылган татар язучысы, драматург һәм педагог Абдулла Әхмәт тә (1905-1976) шушы Звериноголовскидан зур дөньяга аяк атлаган; танылган дин әһеле, Уфа Диния нәзарәтенең унынчы мөфтие Шакир хәзрәт Хыялетдинов та 1890 елның 15 маенда Звериноголовски бистәсендә туа, Троицкидагы “Расулия” һәм Иж-Бубый мәдрәсәләрендә белем ала, Казахстан һәм Ташкент мәчетләрендә имам булып эшли, 1951 елдан алып, 23 ел буена ДУМЕСның баш мөфтие була, 1974 елның 15 июнен, 85 яшендә вафат була, Уфа шәһәрендә җирләнә. Звериноголовскидан чыккан тагы күп кенә шәхесләр булырга тиеш, әмма алар турында хәзергә өйрәнүче юк. Татарлар кулында борынгы кулъязмалар һәм китаплар да барлыгын әйттеләр, Омскидан ниндидер урыс кешесе килеп, зур акчаларга аларны сатып аларга теләгән, әмма халык бирмәгән. Сентябрьдә Звериноголовски татар зиратындагы кабер ташларын өйрәнергә Казаннан, Тел, әдәбият институтыннан галимнәр киләсен әйттеләр, бәлки алар борынгы мирасыбызны барлый алырлар.

Фәүзия Бәйрәмова шулай ук өлкәнең Куртамыш шәһәрендә дә булды. Дөрес, биредә хәзер татарлар юк, әмма узган гасыр башында аларның Куртамышта мәчетләре дә, зиратлары да булган. Болар турында мәгълүматны Фәүзия Бәйрәмова шәһәр музее директоры Станислав Батуевтан алды, ул бу хакта эзләнүләр алып барган һәм матбугатта язып та чыккан. Аннан күренгәнчә, 19 гасыр башында Куртамышта халыкның 1 проценты татарлар була. Ә Куртамыш үзе, хәрби ныгытма буларак, шул исемдәге елга буенда 1745 елда барлыкка килә. Шунысын да әйтергә кирәк, әле 1862 елларда да бу җирләр барысы да атаклы татар байлары бертуган Сәйдәшевларныкы була. Документлардан күренгәнчә, 1916 елда Куртамышта агач мәчет ачыла, аңа кадәр мәчет булганмы-юкмы – хәзергә билгесез. Куртамышның күренекле татар байлары арасында Әхмәтовлар, Габдрәшитовлар, Ашировлар, Абуталиповлар, Байгузиннар, Әхмәревлар, Агаповлар, Агафуровлар, Зәбировлар, Мусаковлар, Үзбәковлар, Хәсәновлар, Мураевлар була. Егерменче елларда мөселман оешмасы рәсми рәвештә теркәлә, ул утызынчы елларга хәтле эшли, татар байларын төрмәләргә утыртып бетергәч, мәчет тә, оешма да ябыла. Куртамышның соңгы мулласы Яһудин хәзрәт була, язмышы билгесез. Утызынчы елларда мәчет манарасын сүтеп аталар, мәчеттә мәдәният йорты ачалар, ул 1956 елга кадәр клуб булып эшли. Соңыннан мәчетне дә сүтеп ташлыйлар, аның урынына тегү комбинаты төзиләр. Хәзер бу урында геройларга баннер тора. Ә борынгы татар зираты бөтенләй юкка чыккан, аның өстенә йортлар һәм полиция бинасы салганнар.

Бүгенге көндә Куртамыш татарлары тарихы өйрәнелмәгән, милләт өчен истәлекле урыннар аяныч хәлдә. Әлбәттә, монда мәчет тә, татар оешмасы да юк. Музей директоры Станислав Владимирович татарлар тарихы белән кызыксына, ул аны өйрәнүдә һәрьяклап ярдәм итәргә теләк белдерде. Ул үзе дә “Куртамышское старообрядчество (середина XVIII – первая треть XX вв.” монография авторы, алар Фәүзия Бәйрәмова белән шушы төбәк тарихы турында китапларын бүләк итештеләр, алга таба бергәләп эшләргә килештеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, Куртамыш шәһәр музее уникаль архитектура үрнәге булган йортта урнашкан, аны 1914 елда бертуган Шахриннар салдырган булган. Шәрык стилендә челтәрле болдырлар һәм чардаклар белән, гөмбәзләр һәм кечкенә манаралар белән бизәлгән ике катлы бу йорт мишәр-татарларда еш очрый. Кем белә, бәлки бу йортта да татар эзләре сакланып калгандыр…

Фәүзия Бәйрәмова алга таба сәфәрен Курган һәм Шадрин шәһәрләрендә дәвам итте, биредә мәчетләрдә булды, имамнар һәм милли хәрәкәт активистлары белән очрашып сөйләште. Ул шулай ук Курган өлкә китапханәсендә төбәктә татар тарихы белән бәйле язмаларны өйрәнде, архивтан мәчетләр тарихы турында бай мәгълүмат алды. Курганның үзендә милли һәм дини хәрәкәтнең төрле чорлары булды, ул күтәрелеп тә китте, төшнекелек тә кичерде, хәзер исә тагы күтәрелү, яңару сизелә. Шәһәрнең уртасындагы бер җимерек бинаны татарлар үзләренә алып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә аны торгызганнар, анда хәзер Курган өлкәсе татарларының мәдәният үзәге урнашкан. Ике катлы бу бинада музей-китапханә өчен дә, тел һәм дин өйрәнү өчен дә, милли түгәрәкләр өчен дә, төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен дә урын җитәрлек, бары тик оештырып эшли белергә генә кирәк. Фәүзия Бәйрәмова болар турында Курган татар конгрессы рәисе Марат Юнысовка әйтте, киңәшләрен бирде, милли үзәк өчен үзенең китапларын бүләк итте.

Моннан тыш Фәүзия Бәйрәмова Шадрин районының Эчкен авылы мәчетендә халык белән очрашып сөйләште, китабының дәвамын язар өчен бай материал туплады. Бу эшлекле, иҗади сәфәрнең соңгы ноктасы булып Әлмән авылы торды, Фәүзия Бәйрәмова анда федераль авыл сабантуена килгән милләттәшләр белән очрашты. Аның Әлмәндә инде беренче генә тапкыр булуы түгел иде, чөнки бу татар авылы да милләтебезгә күп күренекле шәхесләрне биргән төбәк. Әлмәндә танылган дин әһеле, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимовның әнисе Гафифә абыстай туып үскән, ун яшьлек Габдрәшит үзе дә 1867-1871 елларда Әлмән мәдрәсәсендә белем ала, ул укыган мәдрәсә урынында хәзер музей тора. Шулай ук бу төбәктә танылган морзалар Ибраһим һәм Фазыл Тонкачевлар, дин белгече Габделнасыйр Сабит Әлмәни яшәгән, иң борынгы 16 гасыр кулъязма Коръән дә Әлмән авылында табылган. Шагыйрьләр Макс Гатау, рәссам Ким Сафиуллин да шушы төбәктә туып-үскәннәр. Әлмән районы – татарлар оешып, авыл-авыл булып яшәгән борынгы төбәк. Фәүзия Бәйрәмова Әлмән авылы музее директоры Әнвәр Кидрасовка үзенең “Һиҗрәт” китабын бүләк итте, чөнки анда якташлары Габдрәшит Ибраһимовның да тормышы сурәтләнә. Язучы ярдәмендә Әлмән музеенда Габдрәшит Ибраһим белән бәйле хезмәтләр туплана башлады, шулар аша галим яңадан әби-бабалары туфрагына әйләнеп кайтты…

Фәүзия Бәйрәмова, Курган өлкәсенә булган сәфәренә нәтиҗә ясап, болай диде:

– Әйе, Курган төбәге тарихы бик борынгы һәм гаять бай, ә бүгенгесе шактый каршылыклы, биредә милләт булып сакланып калу өчен соңгы көрәш бара. Милләт тоташы белән ташландык зиратка әйләнмәсен өчен, һәрберебезгә аны сакларга бөтен көчебезне, белемебезне, гайрәтебезне һәм малыбызны бирергә кирәк. Нинди авыр елларда да үз акчаларына мәчетләр салдырган, китаплар язган, авыл-шәһәрләрне тоткан каһарман милләттәшләребез кебек, без дә дин-милләт юлында гайрәт белән иҗтиһад итик, көрәшик, бирешмик!

“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*