tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа буынның иң татарча җырын кем язачак?
Яңа буынның иң татарча җырын кем язачак?

Яңа буынның иң татарча җырын кем язачак?

«Калеб» яңа буын иҗат берләшмәсе оештырган «Безнең җыр» лабораториясе татар эстрадасын яңа заман җырлары белән баетачак.

«Калеб» яңа буын иҗат берләшмәсе оештырган «Безнең җыр» лабораториясенең беренче этабы тәмамланды һәм аның катнашучылары, яңа төркемнәргә берләшеп, яңа җыр язарга таралышты.

Язылырга тиешле унҗиде җырның унысы күпмедер дәрәҗәдә әзер – аларны ике көн дәвамында оештыручылар һәм экспертлар тыңлады. Кайбер төркемнәрнең вәкилләре тиз генә яза алмау сәбәпләрен әйтеп акланды һәм язылачак җырны презентацияләп, аны тиз арада әзерләп бетерергә вәгъдә итте.

«Безнең җыр» лабораториясе Кариев театры сезонын тәмамлар алдыннан түгәрәк өстәл белән башланган иде. Ул татар җыры корифейлары Резеда Әхиярова һәм Разил Вәлиевның осталык дәресләре белән дәвам итте. Ниһаять, катнашучылар шобага белән бер шагыйрь, бер композитор һәм бер җырчыдан торган өчәр кешелек төркемнәргә бүленде дә, җыр язар өчен таралышты.

Башта «Калеб» яңа буын иҗат берләшмәсе лидеры Гүзәл Сәгыйтова эшне тиз тотмакчы – җыр язарга бер-ике атна вакыт биреп, тиз генә әзер җырларны кабул итеп алмакчы иде. Әмма вакыт озайтылды-сузылды, тагын да озайтылды. Чөнки иҗатчыларның бергә җыелырга түгел, читтән торып эшләргә дә вакытлары юк булып чыкты.

10 җыр әзер – караламада

Шулай да, 40 көндә 10 җыр – бик үк начар нәтиҗә түгел. Башлаган эш – беткән эш диләрме әле?

Лабораториянең беренче эшләре Кариев театры залында тәкъдим ителде. Театрда аулак вакыт – бинаның төп хуҗалары Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары бәйге ялда.

Җырларны экспертлар – Татарстанның халык артисты, педагог, хормейстер Венера Гәрәева, шагыйрә Илсөяр Иксанова, радио алып баручысы Ризәлә Исмәгыйлева, музыка белгече Гөлназ Гыйлемьянова бәяләде. Залда музыка белгече Филүсә Арсланова да, «Sforzando» башкару сәнгатен үстерү фонды җитәкчесе Данияр Соколов та бар иде.

– Лабораториянең беренче җырын җиңел аяктан Илгиз Мөхетдинов башлады. Җырның авторлары – Ләйсән Абдуллина белән Эльмира Җәлилова.

– Алинә Кәримова шагыйрә Гөлүсә Батталова белән композитор Лилия Таһирова язган җырны башкарды.

– Азат Кәримов җырлаячак җырны Зөлфәт Вәлиуллин һәм Эльнар Байназаров язган.

– Казан шагыйре Фәнил Гыйләҗев белән Мәскәү композиторы Зөлфия Рәүпованың иҗат тандемыннан туган җырны Айгөл Хәйри башкарды.

– Илүсә Хуҗина өчен «Рәхәт җыр»ны Миләүшә Гафурова белән Гөлнара Тимербулатова язган.

– Йолдыз Миңнуллина шигыренә композитор һәм музыкант Ильяс Камал язган җырны Эльза Исламова башкарды.

– Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова үзен композитор буларак сынап караган. Аның Гөлназ Газизова шигыренә язган «Ә без үстек» җырын Сөмбел Ситдыйкова яңгыратты.

– Артур Исламовның затлы баритоны белән Ләйлә Хәбибуллина һәм Алсу Сөнгатуллинаның «Бәхетем юллары» җырын тыңладык.

– Зәринә Вилданова күренекле язучы Нурихан Фәттах оныгы Зөләйха Камалованың дебют шигыренә язылган җырны башкарды. Композитор – Мәдинә Галиева.

– Ленар Шәех белән Динә Камалова иҗатын Айгөл Гардисламова җырлады.

«Алтын тавышларның» «алтын вакытлары»

Рүзәл Мөхәммәтшин белән Гөлназ Закированың, Лилия Гыйбадуллина белән Илдар Камаловның җырлары күпмедер дәрәҗәдә әзер булса да, тыңлый алмадык. Алинә Шәрипҗанова да, Филүс Каһиров та әле җырны әзерләп өлгертә алмаганнар булып чыкты. Татар эстраданың «алтын тавышлары» үзләре дә килә алмаганнар иде.

Эльмир Низамов һәм Радик Сәлимов – җыр урынына әлегә мастер-класс

Аның каравы әлегә җырлары өлгермәгән ике композитор – Эльмир Низамов белән Радик Сәлимов шагыйрь һәм җырчы белән ничек эшләргә кирәклегенә осталык дәресе күрсәттеләр.

Җыр авторларының сүзләренә караганда, күп кенә өчлекләрдә беренчел шигырь туган. Ул йә махсус язылган, йә иҗатының бар булганы композиторга юлланган. Композитор шигырьне кабул итеп алып көй язган һәм әзер җырны җырчыга юллаган.

Ә менә Эльмир Низамов өчлегендә эш башкачарак куелган. Аңа шобага буенча шагыйрә Луиза Янсуар һәм җырчы Алсу Фәйзуллина туры килгән иде. Ике иҗатчы хатын-кыз арасында бердәнбер ир-ат буларак, композитор «дилбегәне» үз кулына алган. Башкарачак җырчының драма актрисасы булуын күздә тотып, ул җырны аның образына туры китереп язарга тәкъдим иткән. Яңа гына «Татар китабы йорты» директоры вазыйфаларын башкарырга алынган Луиза бик тиз генә булмаса да, актриса монологы язган. Дөрес, әлегә җыр әзер түгел, әмма Эльмир аның бик шәп җыр булачаганы гарантияли.

Радик Сәлимов белән Булат Ибраһимның җыры да әзер түгел. Әгәр бу җыр язылса, аны Гөлнора Гатина җырлар иде. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһим шигырьне язган ди үзе. Әмма Радик Сәлимовның, беренчедән, башта проектны аңлап бетермәгән, икенчедән, ТР Җыр һәм бию ансамбле белән гастрольләрдә булып вакыты җитмәгән. Өченчедән, җырны Гөлнора Гатинаның Сөембикә образын күздә тотып эшләргә кирәк дип саный. Заманча татар этномузыкасы белән эшли белә торган аз санлы композиторларның берсе җырны язарга вәгъдә бирде.

Эльмир Низамов белән Радик Сәлимовның бу киңәше башкаларга ярап куяр иде. Мәсәлән, көчле вокаллы чибәр брюнет Артур Исламовтан «Бәхетем юллары» дигән «попсовый» сүзләр түгел, ә милли-патриотик, тарихи, гимн булырлык җырлар җырлатып булыр иде бит. Бәхет юллары турында җырларга безнең татарда кырыкмаса кырык җырчы бар. Гөлназ Гыйлемьянова да җыр авторларын һәм алар иҗатын мактаган хәлдә «Артурның җырга сыймавын» таныды.

Әнә, Рүзәл Мөхәммәтшин Алинә Шәрипҗанованы төркиләрнең мифик Умай ана образында күзаллап шигырь язган. Бу җырны әлегә композитор башкаруында аудиоязмада ишеттек. Экспертлар бу җырны ир-ат җырласа яхшы булмасмы дип тә фаразлап карадылар.

Яңа буын шагыйрьләре нәрсә яза?

Җыр сүзләре бер ишетүдә «арттан тагылып йөри» торган түгел. Күбесе мәгънәви, фәлсәфи. Венера Гәрәева кайбер фәлсәфи җырларның тамашачысы булачагына да шик белдерде. «Тамашачының интеллекты моңа менеп җитә алмастыр. Соңгы егерме елда без аның зәвыген иң түбән ноктасына төшереп бетердек», диде ул Рүзәл Мөхәммәтшин шигыренә язылган җырны тыңлагач. Кайбер экспертлар, аерым алганда, әлбәттә, шагыйрә Илсөяр Иксанова, шигырьләрдә татарча төзелмәгән урыннарны күрде. Ул урыннар төзәтелер, әлегә җырлар, Йолдыз Миңнуллина әйтмешли, каралама.

Шагыйрьләрнең күпчелеге җыр тексты язу буенча тәҗрибәсе булмаган килеш бу эшкә алынган. «Җыр сүзләре язу өчен басым үзенчәлекләрен дә белергә кирәк икән. Ясап чыктык инде без аны», – ди шагыйрь Фәнил Гыйләҗев.

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның җырчы шагыйрь буларак танылмаса да, аны җырлау җырчылар өчен мәртәбә. Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә тулы бер альбом язды. «Джуна» төркеме дә Йолдыз Миңнуллинаны җырлый. Шагыйрә бу юлы үз өчлегендәге җырдан бигүк канәгать түгел иде кебек, ул аны каралама буларак тәкъдим итте. Йолдыз Миңнуллина Ильяс Камал язган көйгә Эльза Исламовага туры килә торганрак башка шигырь язачагын әйтте.

Җырлар арасында бик «попсовый» сүзләр дә бар. Әйтик, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех «Бәхетнең җиденче катында» дигән җыр язган. Экспертлар да, Гүзәл Сәгыйтова үзе дә җырны уңай бәяләде. Соң җәмәгать, мондыйрак исемдәге җырлар белән радио тулган бит инде. Татар тамашачысына андый җыр язып бирү өчен лаборатория-мазарның кирәге бармыни?!

Бер карасаң, Эльмира Җәләлова да эстрада җырчыларын гади генә текстлар белән тәэмин итә торган шагыйрә иде. Ә лаборатория өчен фәлсәфигә омтылышлы шигырь язган. Аңа яшь композитор Ләйсән Абдуллина менә дигән көй язган. Җырны Илгиз Мөхетдинов башкарды. Бу җыр каралама рәвештә үк үз тыңлаучысын таба башлады.

Зөләйха Камалова, Гөлназ Газизовалар да үзенчәлекле кызыклы текстлар язганнар. Зөләйха Камалова Ай әфәнде белән Йолдыз туташ турындагы җыры, ә Гөлназ Газизованың фольклор текстларын кертеп җибәрүе шулкадәр кызыклы.

Әле шунысы да бар – бөтен җырчылар да җыр текстын сүзен-сүзгә тамашачыга җиткереп бетерә алмыйлар: йотылып та кала, кушылып та китә. Әмма җырчы кулында ноталар күрү шулкадәр рәхәт. Югыйсә, күпме җырчы әлләләлә белән генә көй тудыра.

Консерватория белемле егетләрне-кызларны эстрада өчен көй язырга кызыксындыра алу – Гүзәл Сәгыйтованың уңышы. Менә бит, булдыралар. Дөрес, урыны-урыны белән таныш бормалар ишетелгән кебек булып китте. Әйткәнемчә, бу – каралама.

Венера Хәсәновна татарлык күрсен өчен нишләргә?

Экспертлардан иң катгые – Татарстанның халык артисты, педагог, хормейстер Венера Гәрәева. Ул берничә җырга «Татарча түгел! Татар җыры түгел! Татарлык күрмәдем!» дип мөһер сукты. «Яшьләргә ошарга тиеш, аларга ярарга тырышырга кирәк, киләчәк алар кулында», дип йомшартып куйды ул катгый фикерен. «Мин бөтен җыр да мелизмнар белән, пентатоника булырга тиеш димим, әмма һәр әсәрнең үзенә генә хас нәрсәсе булырга тиеш.

Эльмир Низамов җырның татарчалыгы мәсьәләсендә бәхәскә керергә дә тырышып карады. «Бу сорау минем өчен һаман ачык кала. Нәрсә соң ул татарча җыр? Аның кагыйдәсе дә, рецепты да юк», – диде популяр композитор. Татар музыкасын татар теле белән бергә кабул итә һәм фикерен татар телендә бирә белгән аз санлы музыка белгечләренең берсе, кискен фикерне дә йомшак сүзләргә төреп җиткерә алган Гөлназ Гыйлемьянова теманы йомшартырга тырышты. «Мәсгудә Шәмсетдинованың бер әйткән сүзе бар иде. «Ике генә нота булсын – шул ДО белән МИ. Аны татарча да, русча да, инглизчә дә җырлап була» ди. «Аларны ниндидер микросекундларга озынрак сузылуы һәм кыскарак булуы – татарлыкның чалт итеп килеп чыгуы» ди. Булган көйгә миллилек төсмерләре өстәргә кирәктер», – диде ул.

Август аенда иҗатчылар, тагын бер очрашып, икенче турга йомгак ясаячаклар. Аннары экспертлар аша үткән, шомартылган җырлар тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Монысы ноябрь-декабрь аенда Казанның берәр зур, затлы залында булырга мөмкин. Җырчылар яңа буын татар эстрадасы җырларын оркестрга кушылып башкарачак.

Бюджеты зуррак булса, «Безнең җыр» лабораториясе ничек булырга мөмкинме?

Гүзәл Сәгыйтова һәм аның командасы бик шәп проект башлаган. Гүзәл аны «Калеб» гадәте буенча минималь бюджет белән башкарып чыкмакчы. Ә бит дәүләт тарафыннан саллырак ярдәм булса, бу проект җыр остаханәсе генә түгел, шоуга да әверелә ала. Әйтик, иҗатчы яшьләрне бер-ике атнага нинди дә булса ял базасы йортларына «ябып куеп» эшләтсәң…

Дөрес аңлый күрегез, колбиләүчелек турында да, реалити-шоулар турында да сүз бармый. Бары тик яшьләребезне башка эшләреннән аерып, тышкы дөнья белән өлешчә элемтәсез калдырып, иҗат өчен уңайлы шартлар тудырып, берничә йортка бүлеп урнаштырабыз. Алар үзара арашалып иҗат итәләр, бәхәсләшәләр, киңәшләшәләр. Аларның эш процессын видео һәм фотога төшереп баралар. Шушы мохитта, бәлки, кызыклы җырлар туар. Алайса бит кайсы кайда эшләүче, укучы-укытучы, гастрольләрдә йөрүче, кыскасы, дөнья куучы яшьләребезнең иҗатка вакытлары да җитми ләбаса. Совет заманнары түгел бит, аларга бушка фатир да бирмиләр, иҗат йортларына да җибәрмиләр, премияләрдән дә өлеш чыгармыйлар. Ә бу проект аларга ял да, эш тә, аралашу да булыр иде. Ниндидер саллы гонорарлар булса, яшьләребез проектка керергә чират торырлар иде.

Мин бу проектның киләчәген шундый форматта күрәм. Әлегә Гүзәл Сәгыйтовага бу проектын үзенә яки «Калеб»кә рәсмиләштереп беркетеп куярга кирәк.

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*