tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа әдәби бәйге игълан ителә!
Яңа әдәби бәйге игълан ителә!

Яңа әдәби бәйге игълан ителә!

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында, комиссия рәисе Марат Әхмәтов зур әдәби конкурс үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Ул аны комиссиядә эшче төркемнәр оештыру турында сөйләгәндә әйтте.

— Әдәби конкурс дистәләгән номинацияне үз эченә алырга тиеш дип уйлыйм. Әйтик, укучылар иң яратып кабул иткән романга саллы грант — 500 мең сум. Чыгымнар, барлык номинацияләрне исәпкә алып, 10 миллион сумны тәшкил итәргә мөмкин, — диде Марат Әхмәтов.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*