tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясе турында указ чыгарга тиеш”
Васил Шәйхразыев: “Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясе турында указ чыгарга тиеш”

Васил Шәйхразыев: “Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясе турында указ чыгарга тиеш”

Тиздән Илһам Шакиров исемендәге грант турында указ чыгарга тиеш. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтте.

«Без тел, милли кием, мәдәният, дин, моң, милли ризык дибез, алар барысы да безнең милләтне алга алып бара. Без Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясе бирү тәкъдиме белән чыктык. Аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов хуплады. Тиздән указ чыгарга тиеш. Татарстан күләмендә моң буенча ел саен Илһам Шакиров исемендәге бәйге уздырылачак», — диде Милли шура рәисе.

Өч премия булачак. Аның һәркайсы 200әр мең сум. «Беренче тапкыр дәүләт премиясенең берсе һөнәри осталыгы булмаган һәвәскәр җырчыга биреләчәк. Без бөтен моңлы татар халкын милләтне саклап калырга өндәячәкбез», — диде Васил Шәйхразыев.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*