tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа татар пьесасы – 2014” премиясе лауреатлары игълан ителә
“Яңа татар пьесасы – 2014” премиясе лауреатлары игълан ителә

“Яңа татар пьесасы – 2014” премиясе лауреатлары игълан ителә

22 декабрьдә 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Яңа татар пьесасы – 2014” премиясенең лауреатларын бүләкләү тантанасы була. Шул ук көнне Камал Театры татар театрының 108 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

Искәртеп үтәбез, “Яңа татар пьесасы” 2003 елдан башлап ел саен диярлек үткәрелеп килә.

Традиция буенча конкурс өч турда үтә. Башта авторлар әсәрләрен оештыру комитетына җибәрәләр. Өченче турда бәйгегә килгән иң лаеклы пьесалардан шорт-бит төзелә. Быел шорт-биткә 13 пьеса кертелде. Пьесалар исемлеген биредә укырга мөмкин.

Бәйге профессионалларга да, башлап язучыларга да көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирә, чөнки ул ябык рәвештә үткәрелә: авторларның исемнәре тәхәллүс астына яшерелгән.

Быелгы бәйгенең жюри әгъзалары: театр белгече Гали Арсланов, режиссерлар Лилия Әхмәтова, Фәрит Бикчәнтәев, Рәшит Заһидуллин, Илдар Хәйруллин, сәнгать белгече Айгөл Габәши, кино һәм телевидение режиссеры Нурания Җамали, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, халык театрлары кураторы Кадрия Идрисова, шагыйрь Равил Фәйзуллин, журналист Исмәгыйль Шәрәфи, Камал Театры директоры Илфир Якупов. Жюри рәисе җәмәгать эшлеклесе, публицист Фәндәс Сафиуллин.

22 декабрь 19 сәгатьтә, татар театрының туган көнендә, Камал Театрының зур сәхнәсендә “Яңа татар пьесасы – 2014” бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителә. Бәйгенең премияләре: I урын – 100 мең, II урын – 75 мең, III урын – 50 мең сум. Бәйгенең нәтиҗәсе итеп ел саен “Яңа татар пьесасы” җыентыгы дөнья күрә.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*