tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин әкияте – Яңа ел бүләге!
Туфан Миңнуллин әкияте – Яңа ел бүләге!

Туфан Миңнуллин әкияте – Яңа ел бүләге!

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22 декабрьдә “Әкият” балалар үзәге (Петербург урамы, 57 йорт, 1этаж) “Әйт әле, Күбәләк!” (Туфан Миңнуллин) пьесасы буенча куелган музыкаль мистерия тәкъдим итте.

Музыкаль мистериянең композиторы М. Җәлил премиясе лауреаты Эльмира Галимова. Биредә персонажлар үз хис-кичерешләрен музыка, пластика һәм мимика аша җиткерә. Тамашаның пластика режиссеры: Атказанган сәнгать эшлеклесе – Рөстәм Фәткуллин. Баш режиссер: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Ринат Әюпов.

“Татар-информ” МА фотолары
karievteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*