enrutat
Баш бит / Яшьләр матбугатының инкыйразы милләткә дә күчмәсме?
Яшьләр матбугатының инкыйразы милләткә дә күчмәсме?

Яшьләр матбугатының инкыйразы милләткә дә күчмәсме?

 Яшьләр матбугаты көчле журналистлар һәм аудиториянең  милләтне яратучы яңа буынын тәрбияли ала

Мөхәррирне сагыну

Узган елның июнь аенда «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевнең якты дөньядан китүе аяз көнне яшен суккандай көтелмәгән вакыйга булды. Бик күпләр бу хәлдән өнсез калды. Ничек инде, татарның иң популяр, иң милли рухлы басмасын 27 ел җитәкләгән кеше көтмәгәндә китеп югала ди?

Яшьләр газетасы һәм аның редакциясе һәрвакыт исән-сау, мәңге яшь булырга тиеш кебек. Балалар, яшьләр язучылары, журналистлары башкалардан кыюрак, мөстәкыйльрәк булып күренә. Чөнки алар киләчәктә яшисе яңа буынны, хәзерге заман күренешләрен үз итә, үткәннәргә ябышып ятмый, киләчәк үзгәрешләрне кабул итүгә табигыйрак карый иде.

Күптән түгел зур юбилеен үткәргән Саимә Ибраһимова, шулай ук Роза Туфитуллова, Роберт Миннуллин соңгы вакытта күзгә күренмәгән Ислам Әхмәтҗанов, исән чакларында Зөлфәт, Фәннүр Сафин, Госман Садә кебек күптәнге дусларым белән очрашкач, яшьләрчә, балалык гадәте кушканча аралаша идек. Комомолда озак еллар эшләгән җитәкчеләрнең темпераменты да үзгәрәк була. Бар ул андый катлам, яшь, бала булып калучылар. Кайберәүләре зур дәүләт даирәсендә үзгәрсә дә, артык җитди һәм олпат зат булып китмиләр.

«Татарстан яшьләре»нең күз яшьләре

«Татарстан яшьләре » газетасы да шундый даирәләргә якын.  Исмәгыйль Шәрәфиевның вафатына бер ел тулу уңаеннан аның  туганнары, дуслары, хезмәттәшләре бу үзенчәлекле шәхесне зурлап искә алдылар.

Исмәгыйльнең якташлары,  хезмәттәшләре аның тормыш иптәше Роза ханымны, балаларын, оныкларын күреп юану, «Шәрәфине» зурлап искә алу, кызыклы хәлләрне искә төшерү  өчен «Әниләр» мәчете янындагы «Азу» кафесына җыелдылар. Элек «Азатлык» радиосында  эшләгән Юныс Әтнәле (Рим Ситдиков), Севастопольдан кайткан Ринат Сабиров, Әтнә мәктәбендә бергә укыган сабакташлары Исмәгыйльнең нинди ихлас, шәфкатьле, газетага һәм туган телгә тугры булуы турында әйттеләр.

«Татарстан яшьләре» редакциясендә хәзер дә эшләүче  Нәзилә Сафиуллина, Халидә Минһаҗевалар   редакциядә Исмәгыйльне әле дә сагынулары, яратып искә алулары турында сөйләделәр. «Татарстан яшьләре»нең тиражы 200-300 меңгә җиткәндә бу газета үзгәртеп кору, тәрәккыять, милләтне уяту әсбабы булып хезмәт итте.

Тираж зур булгач, газетаның  матди хәле дә яхшы иде. Исмәгыйльнең редакциядә эшләүчеләргә фатирлар сатып алып биргәне тарихка кереп калды. Бу фатирлар хәзер дә журналист гаиләләренә хезмәт итә. «Татарстан яшьләре» редкциясенең дусты, Мөхәммәт Мәһдиевның улы диңгезче Искәндәр Мәһдиев үзенең  Исмәгыйль белән иҗади хезмәттәшлеге турында сөйләде. Башка замандашларның да матур хатирәләре саклана икән.

Алар мәңге яшәр  кебек иде

Кеше киткәч тә, аның эзе генә калмый, яратып башкарган эше кала. Яхшы  мөхәррирне сагынуның иң кайнар ноктасы — матбугатның милләткә ничек хезмәт итүен барлау.

Яшьлек дусларыбызның  бакыйлыкка күчүе   сискәндерә. Мондый әҗәл, милли рухлы, кешелекле һәр шәхесне югалту шомлы хисләр тудыра, инкыйраз билгесе булып күренә. Исмәгыйль Шәрәфиевның вафат булуы да  күпләр өчен милли яшьләр басмасы гүргә аяк баскан кебек тәэсир итте.

Әлбәттә, ул эшләгән газета яши, аның җитәкчесе, хәбәрчеләре, укучылары бар. Әмма хәзер вәзгыять башка. Республикада туган телнең статусы, дәрәҗәсе, татарча укый-яза белүчеләрнең саны кимү элекке басмаларны, үткән заман  шәхесләрен сагындыра, «хыялый»  фидакарь  затларга ихтыяҗны кискенләштерә.

Алда ниләр көтә соң безне? Татарча басмалар,  аларны укучылар калырмы? Милли телдә фикер йөртә торган яшьләр кимесә, уку йортлары да, матбугат та, телевидение, радио тапшырулары да, театр һәм концерт тамашалары да юкка чыгарга мөмкин. Йөз меңнәрчә, миллионнарча яшьләрне тупларга омтылган комсомол, яшьләр «массовкасы», аларга хас чаралар, хәзерге милли  матбугат  үзе дә тарихка әверелгәч, яңалары китерме соң? Акча табу, затлы товар алу «романтикасы»  басып киткән заманда мәңгелек темалар — мәхәббәт, кичке уеннар, дискотека (хәзерге мода буенча футбол) турында йотлыгып сөйләүчеләр арасында милли яшьләр,  аларны оештыручылар,  иҗатчылар бармы икән? Кайсы мәгълүмат көзгесендә чагыла ул мохит? Радиолар бар, телеканаллар, интернет басмалар эшләп тора, ләкин яшьләрнең укырга керү, уку, эш табу, дөнья көтү кебек мәшәкатьләрен чагылдыручы  көзге юк. Һәрхәлдә мин моны күзалларга ярдәм итүче мөмкинлек таба алмадым.

Яшьләрнең мәгълүмат мохите яшәрме?

Белеп торам, бу юлларны укыгач, хәзерге  заман «комсомоллары» «Татарстан яшьләре» газетасының күптән яшьләр өчен түгел, ә анда эшләүчеләр һәм электән күнеккән укучылар, ягъни хәзер пенсиягә  чыккан кайнар йөрәкле абзый-апалар өчен чыкканын әйтәчәк. Бу чыннан да шулай — газета яшь җилкенчәк, бала-чага өчен түгел, саллы һәм зәвыклы, рухи яктан бай  кешеләр өчен чыга кебек. Газетаны электән  укыган аудитория югалса,  әбүнәчеләр дә бик тиз  «нольгә» якынаячак бит, моны да аңларга кирәк.

Башка милли басмалар 2-3 мең тираж җыя алмый интеккән чорда «Татарстан яшьләре» һаман да яши бит әле. Дәүләттән бер тиен ярдәм алмаса да, административ ресурсның гайрәтен кулланмаса да, ул һаман җан асрый, башка басмалар кебек үк, яшәү өчен көрәшә.

Әйе, матди һәм рухи-сәяси тормыш шартлары кискен үзгәргәч, кайчандыр иң зур тиражлы  басмаларның берсе булган «Татарстан яшьләре» газетасының  чигенүенә  каршы гамәл һәм әмәл дә табылмады. Потенциаль укучыларның яхшылап укый белмәве, интернет һәм видеоклип аша мәгънә таратуга милләшләребез күнекмәве, гомуми манкортлашу чире, наданлыкның артуы күзгә ташлана.  Исмәгыйль Шәрәфиев үзе исән чакта газетаны бу бәләләрдән коткарып, яңа юлга чыгарырга өлгерми калды. Язмыш биргән гомере җитмәде аңа.

Мәктәпләрдә тел мохите тарайгач, ә матбугатка акча эшләү максаты куелгач,  тиеннәр санап гомер итүче, зур акчалар китерми торган, әмма социаль яктан мөһим мәгълумат әсбаплары  сүнүгә таба бара.

Әйе, әлифбаны өйрәтү, телгә өйрәтү, кечкенәләрне, яшьләрне милли рухиятка тарту байлык китерми. Бу гамәлләр  «нибары» кеше генә тәрбияли, милләтне «генә» саклый! Тел мохите тараю, татарлык кимү гаепле дисәң, гомер буе яхшы гына тираж җыйган рус басмалары да юкка чыгып бара. Мәскәүдәге атаклы әдәби журналлар, популяр газеталар 3-5 мең тираж җыя алмый интегә. Ә үзебездәге  абруйлы «Молодежь Татарстана» газетасы  бөтенләй юкка чыкты. Укучыларын югалткач, аны журналга әйләндереп тә карадылар, әммә иҗтимагый тормышка  яшьләрчә караучы оператив басманы аякка бастыра алмадылар.

Аллага шөкер, татарча һәм русча чыга торган «Идел» һәм «Идель» журналлары (чын яшьләр басмасы) әдәбият һәм мәдәният турындла сөйләп,  үз урынын сакларга тырыша. Әмма  акча хакимлек иткән чорда бу эш катлаулы. Тиражлар чамалы, алар кими, базар чорына күнегә алмый. Ай түгел, атна эчендә, өр-яңа яңа хәбәр һәм фикер китерүче басмаларга хәзерге яшьләрнең үзләрендә дә сусау бетеп бара бугай.

Татарча укучы авыл кешеләре, бигрәк тә өлкәннәр, әбүнә бәяләренең артуын кичерә алмыйлар. Пенсияләр бәяләрдән акрынрак үскәч, нишлисең? Җитмәсә хәзер  бик күп авылларда почтальон юк, бик күп якларда атнага бер тапкыр да газетаны китереп бирмиләр. Үз аягы белән  килми торган  басмага ничек языласың!

Яшьләр басмасы нигә таркала соң?

Хәзергә «Салават күпере», «Ялкын», «Сабантуй» кебек балалар журналлары, яшьләрнең «Идел» журналы чыкса да, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары эшләп торса да,  күңел тыныч түгел. Айга бер чыгучы сурәтле журнал  атналык газетаны, көнлек мәгълүмат агымын алыштыра алмый. Татарстанда яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итә торган, иҗтимагый-сәяси мохиттә республиканы, татарны күтәрә тоган мәйдан булса, шунда яшьләр миләтне, Татарстанны якларга, аны үстерергә өйрәнер иде.

«Молодежь Татарстана» газетасын махсус япмадылар бугай. Аның укучылары югалды. Хәтта яңа саннарны бушлай институтларга китереп таратканда да укымадылар.  Сыйфаты ярамаса, аның мөхәррирен алыштырып була, макетын үзгәртеп, эчтәлеген, темаларын актуалләштереп. Русча эшләүче бу газета 90 нчы елларда суверенитетны, милли үсешне яклап, зур тиражлар җыя иде.

Ә хәзер, ни кызганыч, республиканы, татарны яклап чыгучы басмалар сирәк очрый. Алары да үзлегеннән эшләүче «Звезда Поволжья» газетасы,  «Бизнес онлайн» интернет басмасының кайбер акцияләре, татарча ресурсларны чагылдыручы «matbugat.ru» порталы, һәм  әлбәттә «Акчарлак», «Безнең гәзит», «Ирек мәйданы» кебек хосуси басмаларга рәхмәт әйтергә кирәк. Киңәш сорарга да була. Замана ачысын алар бергә татый. Акча җитмәү, наданлык арту, почтаның аксавы кедек зәхмәтләрне кичереп тә, бу басмалар яшәп яталар.

Гәзит-журналлар «әкрен», консерватив булса, ә интернет заманча яши, аны бер минутта йөз меңнәр, миллионнар күрә. Хәзер яшьләр гел интернет карый дип санала. .Ә карыймы соң алар? Ниниди сәхифәләрне карый? Еш кына Казанда үтүче милли чараларга, татар яшьләренең  акцияләренә  кеше аз килә. Монда эш реклама булмауда түгел, аның барып җитмәвендә. Татарстанда татарча телевидение тапшыруларын караучы, радио тыңлаучы яшьләр аз. Һәркайда XX гасыр яшьләре «дөрләп тора» («зажигают» диләрме әле?) Газета юк, татар яшьләрен җилкендерүче интернет басмасы да күренми. Татар яшьләрен туплаучы иң зур рейтинглы сайтлар да Мәскәү яшьләренең «Татары и татарочки» кебек ресурслар белән ярыша алмый. Мәскәүдәге «Татар штабы» казандагы милли клублардан эзлеклерәк эшли. Чөнки ул  актуаль темалар күтәрә, аның кызыклы видео язмалары чыгып тора. БТК ның  http://tatar-congress.org  интернет сәхифәсе мондый оешмалар һәм ресурлар белән бик рәхәтләнеп хезмәттәшлек итә.

Казандагы яшьләр төркемнәре бик шәп, әмма аларның «массовкасы» сыеграк. Башкалада 100 меңләгән студент укый, яшь белгечләр, мш=әктәп укучылары бар. Ә чараларның күбесендә бер-ике дистә кеше катнашса, рәхмәт әйт. Чөнки газета да, даими эшләүче интернет ресурсы да юк.

Шулай, егетләр-кызлар, бөтен татар яшьләренә берьюлы эндәшә торган мәгълүмат чарасы кирәк. Клиплар, роликлар, тарихны һәм гореф-гадәтләрне, телне яшьләргә җиткерүче заманча акцияләр булырга тиеш. Татар яшьләре форумының иң зур бурычы да шулдыр дип  уйлыйм. Яшьләрнең виртуаль туплануы, бер мохиттә яшәве мөһим. Хәзергә яшьләр форумының берничә проекты, «Калеб» үзәгенең иҗади ачышлары, елга бер тапкыр Бауман урамында татарча җырлау, «Печән базары», бранч-квестлар турында гына ишетәм. Күпләр моны да белми. Гади, «массовый» яшьләр һаман кайдадыр читтә йөри. Авылда да русча сөйләшә, тормыш проблемаларын, уку, эш табу мәшәкатьләрен әти-әниләр генә чишә дигән тәэсир кала.

Татарстанда яңа төзелгән Яшьләр эшләре министрлыгында татар яшьләре һәм яшьләр матбугаты, аларның мәгълүмат мохите турында нәрсә уйлыйлар икән?

Ни өчен байракларның төсе уңа?

Туган телне «ихтыяри» өйрәнү заманы килеп җитте. Татарстанның үзендә республиканың  дәүләт теле булган татар теле  ихтыяри укытыла башлагач, өр-яңа  хәл килеп туа. Яшьләр өчен махсус милли матбугат булса, телевидение тапшырулары, радиосы, татар яшьлренең интернет басмасы эшләсә, татар зыялысы  булып үсүчеләргә сулыш алу җиңеләер иде. Яшьләрдә милли аң үстерү, ата-аналарны да иҗтимагый тормышка, милли фикергә җәлеп итүгә  мәгълүмат чаралары тәэсир итә ала бит!

Андый басмалар элек  бар иде һәм  кайбер төбәкләрдә алар хәзер дә ябылмый.  Әнә, «Комсомольская правда» газетасы ВЛКСМ (комсомол) таралгач та әйбәт кенә чыгып ята. Хәтта аның радиосы бөтен илгә, шул исәптән 98.0 FM ешлыгындагысы Казанда тәүлек әйләнәсе сайрап тора.»Московский комсомолец» та исән, ул да үзгәреп, хәзерге иҗтимагый-сәяси тормышта катнаша. Күп кенә РФ төбәкләрендә элекке комомол басмалары, бераз үзгәреп булса да, һаман яши, бүгенге шартларгы яраша. Хәтта кыйбла үзгәрсә дә, аудиторияне, яшь-җилкенчәкне ташламый алар.

Ә без яшьләр мохитен ычкындырабыз бугай! Яшь кадрларны, мәгълүмат кулланучыларны кем үстерә? «Сәләт» белән «Идел» яшьләр үзәге һәм конгресс каршындагы яшьләр форумы. Бу бик аз, тар даирәдәге яшьләрне генә җыя ала торган мохит. 5-6 миллионлы татар халкына, 2 млн татарлы Татарстанга, аның шәһәр-районнарына үтеп керәсе бар. Меңнәрчә яшәү һәм уку урынына барып җитәргә кирәк. Масса-күләм оешма, мәгълүмат чаралары булмаса, җәмгыять бик тиз үзгәрә, байракларның төсе уңа. Кыйбла үзгәрә.

Ә безнең кыйбла нинди? Бәлки мин элекке төшенчәләр ятмәсеннән чыга алмыйча, ялгышамдыр? Шулай булса, шатланыр идем әле! Яңа коллегаларым алмашка килсен, төзәтсеннәр әйдә минем кебекләрне. Бармы соң алар?

Киләчәккә кадрлар үстерүче «инкубатор»

Яшьләр матбугатында эшләгән каләм ияләре «олы» матбугат өчен кадрлар да, укучылар, тыңлаучылар, тамашачылар да үстергәнен аңларга кирәк. Әнә «Комсомольская правда»ның элеккке җитәкчесе Геннадий Селезнев  РФ Дәүләт Думасын җитәкләде, Шулай ук элекке баш мохәррир Борис Панкин зур дипломат булды, Казан университетын тәмамлап «Комсомолка» баш мохаррире булып үскән Владислав Фронин хәзер «Российская газета»ны җитәкли.

Үзебездә дә андый мисаллар бар. «Татарстан яшьләрендә» мөхәррир булып эшләгән Мансур Хәсәнов зур дәүләт эшлеклесе, фәннәр академиясе президенты булды. Татарстан яшьләре мөхәррире  Ислам Әхмәтҗанов матбугат министры булып күтәрелде, Ринат Харис, Барлас Камалов, Равил Фәйзуллин, Роберт Миннуллин, Разил Вәлиев, Җәүдәт Кәлимуллин, Хәмзә Зарипов, Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратлар һәм башка бик күпләр балалар һәм яшьләр матбугатында чарланып үсте. Ә хәзер ничек?

Хәзер адым саен бизнес турында сөйлиләр. «Говорит радио «Комсомольская правда!» дигән өндәмәне  ишеткән саен сискәнеп китәм. Кая соң безнең милли яшьләр иҗтимагый тормышын яктыртучы  радио? Милли гәзит саткан акчага гына радио ача алмыйсың, спонсорлар, дәүләт ярдәме булмаса, аның ешлыгы да тәтеми. Димәк җәмгыять, хакимият яшьләрнең мәгълүмат мохите турында  кайгыртырга тиештер. Айга бер чыга торган журналлар гына җитми. Милли яшьләр өчен интернет сәхифәләрен яшәтергә, сыйфатлы газета бастырырга штатлар, акча, заманча аралашу кирәк. «Кәгазь» басмаларның интернеттагы версияләре,  радио һәм видео язмалар үзеннән-үзе  генә хасил булмый.

150-200 мең студент, бик күп яшьләр яшәгән Татарстанда яшьләр матбугаты сүнеп барсын инде?! Радио, телевидение тапшырулары да күбрәк кирәк аларга! 80 нче, 90 нче еллларда яшьләр рухын аңлап, аларга кирәкле газета чыгара алган Исмәгыйль Шәрәфиев кебек мөхәррирләргә  алмаш үсеп чыксын өчен,  яшьләр матбугатына мөнәсәбәт үзгәрсен иде.

Яшь чакларда яшьнәргә!
Газета укымасагыз, татар яшьләренң интернет мәйданы кайда?

Бигрәк тә татарча яшәргә тырышучы яшьләргә  мөмкинлекләр кирәк. Дәүләт ярдәменнән башка, яшьләрне оештыру ысуллары  табу кыен. «Ихтыяри» рәвештә  милләтне, телне саклаучы йөз меңнәрчә, миллионнарча (!) татар яшьләре кайда соң? Булган журналларны укучы, ачылган интернет сәхифәләрен караучылар кая булып беткән соң алар? Радио һәм ТВ тапшыруларын да көтеп алучылар да өлкән яшьтәге апалар. Ә яшьләр кая булган?  Ни өчен менә дигән ресурсларны куллану җитми? Бөтендөнья татар яшьләрнең чираттагы форумында катнашучыларның фикере ничек?

Бу мәсьәләдә Татарстанда яңа гына төзелгән Яшьләр министрлыгы да  «таяну ноктасы» булырга тиештер.     Татарстанда 2 миллион татар бар икән, аның өчтән бер өлеше булса да яшьләр түгелмени? Иң кимендә ярты миллион  егет һәм кыз! Яңа министрлык яшьләр мәдәниятына, яшьләр матбугатына, милли яшьләргә терәк булырлык дәүләт оешмасы булсын иде!

Безнең ише өлкән агайларга алмаш килмәсә, мәдәният, мәгълүмат вәкилләре тирәсендә бушлык җыелса, бу гуманитар катастрофа булачак! Милли яшьләр күктән яумый, алар иҗтимагый тормышта үсә. Яшьләр  һәр авылда, һәр урамда туплансын, аралашсын, ял итсен, гаилә корсын өчен  заманча яшьләргә  мәгълүмат оеткысын салуны үзагымга куярга ярамый. Яшьләр һәрвакыт максималист, инкыйлапчы, авыр чакта көрәшкә ташланучы булды. Белемлерәк, кыюрак, бераз максималист та булган яшьләрне «үрчетү» өчен аларга мәгълүмат тәэсире кирәк. Бүген милләтнең хәле дә шуны таләп итә.

Римзил Вәлиев,
Бөтенсоюз һәм республика яшьләр матбугаты ветераны

Бу язманың кыскартылган варианты
«Халкым минем» 2018 елның июль санында басылып чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*