enrutat
Баш бит / Язучы Мәдинә Маликовага 85 яшь тулды
Язучы Мәдинә Маликовага 85 яшь тулды

Язучы Мәдинә Маликовага 85 яшь тулды

Сарман районы тирәкләргә басып сайраган сандугачлары белән генә түгел, ә илкүләмендә танылган әдипләре белән дә данлыклы. Районда каһарман шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән бистә бар. Муса Җәлилнең 100 еллык юбилее уңаеннан нефтьчеләр ярдәме белән бик зур фәнни бәйге оештырылган иде. Менә шул көннәрдән алып Җәлил көннәрендә Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнүне дәвам итү; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру максатыннан конференцияләр үткәрелә. Ул хәзер “Шушы яктан, шушы туфрактан без” проекты кысаларына күчеп, күренекле галим Хатыйп Миннегуловка, язучылар Рәфкать Кәрами, Аяз Гыйләҗевка багышланган зур күләмле конференцияләрне дә үз эченә ала. Проект район укучылары һәм укытучылары арасында гына түгел, республикабызның бик күп төбәкләрендә теләктәшлек таба. Аның чикләре һаман киңәя, катаншучылар саны арта. Әдипләр иҗатына багышланган фәнни секцияләрдән тыш, укучылар, мөгаллимнәр, китапханәчеләр һәм тәрбиячеләрдә туган як тарихы, аның кешеләре белән бәйле секцияләр дә зур кызыксыну уята.

2020 нче елдагы конференция татар язучысы, драматург, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова иҗатына багышланды. Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм республикабызның 17 районыннан бәйгегә 296 эш кабул ителде. Укучылар, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр якташыбыз әсәрләренә, аның журналистика, хәйриячелек эшчәнлегенә нигезләнеп тикшеренү эшләре белән уртаклаштылар, әдәби иҗаты белән илһамланып, уз әсәрләрен тәкъдим иттеләр, язучының драма әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Мәдинә Маликова иҗатында төрле һөнәр ияләре образлары яктыртылу уңаеннан “Һөнәрләр дөньясында” дигән макетлар конкурсы да оештырылды. Анда йөздән артык эш катнашты. Алар арасында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булуы бигрәк тә куандырды. “Мәдинә Маликова әсәрләрендә бүгенге көн проблемалары” дип аталучы плакатлар да эчтәлекле, заманча һәм актуаль булып, күбесе китап тышлыгы итеп куярлык дәрәҗәдә башкарылган иде. Ә “Алтын йөрәкле кеше” темасына язылган иҗади эшләр юнәлешендә хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр турында күңел җылысы, хөрмәт, соклану белән эшләнгән хезмәтләр кабул ителде.

Конференциянең йомгаклау этабында “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчелеге, Казан Федераль Университет һәм Татарстан Республикасының Мәгарифне үстеру институты галимнәре, Бөтендөнья татар Конгрессыннан, М.Маликова дистә еллар эшләгән “Сөембикә” (“Азат хатыны”) журналыннан, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасыннан вәкилләр, язучылар, мәгариф хезмәткәрләре, мөгаллимнәр катнашты. Шулай ук М.Маликованың якташлары Мортамак авылы апалары – “Чишмә” фольклор ансамбле җырлары, туганы Гөлфирә апа Маликованың, Мөнирә апа Исмәгыйлеваның, Фәнүзә апа Салиховаларның чыгышлары ямь өстенә ямь булып, язучыга якташларыннан сәламнәре, чиксез рәхмәте, хөрмәте булып яңгырады.

Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мондый дәвамлы чара үткәрүенең мөһимлеген Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев тә, “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе исеменнән чыгыш ясаган Хәмит Мисбах улы Салихов та, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зиятдин улы Сабиров та, бәйгенең фәнни җитәкчеләре булган галимнәребез Хатыйп Йосыф улы Миннегулов, Лилия Котдус кызы Хисмәтова да ассызыкладылар.
Секция эшләре дә зур оешканлык белән үтте. Һәркемнең яхшы әзерлеге куандырды. Чыгыш ясаучылар М.Маликованы оста журналист, язучы, драматург, утыздан артык китап авторы, Бөтентатар “Кызыл Ай” хәйрия җәмгыяте президенты, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы,
Татарстан язучылары Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, идарә рәисенең урынбасары, гаилә учагын саклаучы, ике ул тәрбияләп үстеруче күркәм ана һәм киң күңелле, зирәк хатын-кыз буларак та ачтылар. Мәктәп сәхнәсендә барган театраль тамашалар да күңелгә хуш килде.

Гомумән, Мәдинә Маликованың иҗаты ничәмә-ничә кешене эзләнүгә, тикшеренүгә, иҗатка этәргән. Укучылар артында аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да торганын исәпкә алсак, бу сан берничә тапкырга арта. Бу күренеш, уз чиратында, язучы иҗаты һәр чор укучысын кызыксындыруын, әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларның актуаль булуын тагын бер кат ассызыклый.
Кичәдә якташыбыз Мәдинә Маликованың якынлашып килүче 85 яшьлек юбилее уңаеннан иң изге теләкләр яңгырады, рәхмәт сүзләре әйтелде.
Телебезне саклау, кешене исән вакытта зурлау — бик игелекле хезмәт ул. Бу юнәлештә кулдан килгәнне эшләсәк, киләчәгебез мәгънәле, анык, үзебез хөрмәтле була алырбыз. Телебезне, әдәбиятыбызны саклау, укучыларда китап укуга кызыксыну уяту, милләтпәрвәрлек, үзаң тәрбияләү юнәлешендәге гамәле, балаларга шәхси үрнәге булган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” проектына киләчәктә дә зур уңышлар, эшлекле конференцияләр телик.
Очрашу әле таҗвирус килеп җиткәнче быелның март аенда узды.

Лилия ХИСМӘТОВА,
РТ Мәгарифне үстерү институтының әйдәп баручы белгече,
Ландыш ШӘЙДУЛЛИНА,
2 нче Җәлил мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

magarif-uku.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*