tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Равил Вәлиев вафат
Язучы Равил Вәлиев вафат

Язучы Равил Вәлиев вафат

1 апрель көнне озакка сузылган каты авырудан соң  прозаик, шагыйрь, публицист  Равил Вәлиев вафат булды.

Белешмә өчен:
Язучы һәм публицист, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Вәли улы Вәлиев 1942 елның 20 августында Яңа Кенәр авылында туган. Яңа Кенәр урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Равил Вәлинең очерклар, хикәяләр, документаль һәм тарихи повестьлар тупланган “Яшьлегем – Чаллы”, “Шәһәр булсын бүләгем”, “Таяну ноктасы”, “Көчле агым”, “Мәңгелек ут җылысы”, “Җөй”, “Олуг хан ярлыгы” дип исемләнгән китаплары бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*