tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ык буе татар авыллары Сабан туенда беренче тапкыр татар атлары чабышы булачак
Ык буе татар авыллары Сабан туенда беренче тапкыр татар атлары чабышы булачак

Ык буе татар авыллары Сабан туенда беренче тапкыр татар атлары чабышы булачак

Актанышта 16 июньдә узачак Ык буе татар авыллары Сабан туенда беренче тапкыр татар атлары чабышы булачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева әйтте.

“Ат чабышы буенча сөйләшүләр булды, нокта куелды. Акчалата саллы гына призлар каралган. Суммалары яхшы. Татар атларын Сабан туйда чыгарып ярышлар уздыру кечкенә генә матур башлангыч булсын, һәм ул дәвамлы булсын иде дип ышанып каласы килә”, – диде Ләйсән Нурлыева.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев татар атлары токымына игътибар бирергә кирәклеген искәртте. “Татар атлары токымы безнең яңа брендовый әйбер. Шуңа күрә, федераль Сабан туеның да тамгасы тулпар ат. Ул борынгы татар мифологиясеннән килгән”, – диде ул.

Фәрит Уразаев әйтүенчә, татар атлары токымын Самара өлкәсендә үрчетү буенча сөйләшүләр алып барыла. Киләсе елдан атлар үрчетү проектын дәүләт дәрәҗәсендә Татарстан районнарында да булдырырга уйлыйлар.

Ык буе татар авыллары Сабан туе өченче тапкыр үткәрелә. Ул 2017 елда Туймазы районының Төмәнәк авылында, 2018 елда Азнакайда үткәрелгән. Анда Татарстан, Башкорстан республикалары һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан кунаклар килергә тиеш.

Татар атлары токымын үрчетергә 2018 елның 4 декабрендә рәсми рәвештә рөхсәт бирелгән. Татар атлары табигать шартларына тиз җайлаша алуы һәм авыруларга чыдам булуы белән аерылып тора. Атларның авырлыгы 500-550 килограммга, буйлары якынча 135 сантиметрга җитә.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*