tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үлемсез хәтергә күпме хәсрәт сыйган
SONY DSC
SONY DSC

Үлемсез хәтергә күпме хәсрәт сыйган

Әфган сугышы… Бу сугыш туган илебездә бармаса да, безнең халыкны да ул
нык борчуга салды, аналарның төн йокыларын качырды, илгә кургаш табутлар
кайтарды. Ун елга якын барган сугыш. Шушы еллар эчендә күпме батырлык,
меңләгән һәлак булучы, шигырьләр һәм җырлар иҗат ителгән, үлемсез
хәтергә күпме хәсрәт сыйган.Ул сугыштан исән калып, туган иленә кайткан солдатларның да инде күбесе
вафат. Сугышта алаган күңел, тән яралары гомерләрен күпкә кыскартты.
Әфганчы-сугышчы Володя Васильевич Морозов та нәкъ бер ел элек 57 яшендә
вафат булды. Бүген аның истәлегнә Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә ул яшәгән йортка истәлек тактасы куйдылар.

Минем каршымда инде чәчләренә чал кергән дистәләгән ир-ат басып тора.
Алар барысы сугышны кичергән, шул мәхшәрне үз күзләре белән күргән.
Сугышта күргәннәре, снарядлар, бомбалар шартлавы, кан исе,
исәпсез-хисапсыз кеше мәетләре… болар барысы да әле бүгенгедәй күз
алдында торадыр мөгаен. Әфганстанның комлы чүлләре, шәрә таш кыялары,
һәр таш артыннан ут сибәргә торган дошман – болар берсе дә онытылмыйдыр
шул.
Истәлек тактасы кую чарасын “Хәрби туганлык” оешмасының Малмыж
районындагы бүлеге оештырды. Чарага Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары,
В.В.Морозовның туганнары, дуслары, якыннары килгән иде. Ветеран
сугышчылар арасында орден-медальләр таккан, миңа таныш булмаган бер
хәрби дә басып тора. Бу чарага килгәч, Володя Морозовның якын танышы
булгандыр дигән уй белән кыска гына әңгәмә корып алырга булдым.
Мәхмүт Мансур улы Корбангалиев Яр Чаллы шә- һәрендә сугыш хәрәкәтләре
ветераннары Союзының җи- тәкчесе. Малмыж районы Константиновка авылында
туып үскән.
– Володя Константиновкадан ерак булмаган Шөрге авылыннан килеп,
интернатта торып укый иде. Без бер мәктәптә укыдык, дуслар идек, – дип
сөйли. – 1982 елны мине армияга алдылар, Володя миннән бер яшькә олырак
иде, аны бер ел алдарак алдылар. Икебез дә Әфганда хезмәт иттек.
Шушындый ук истәлек такталары Константиновка авылында сугышта вафат
булган Раузит Ибраһимов, шулай ук сугышчы-ветераннар Рафаэль Хәсәнов,
Илдар Әхмәдуллин истәлегенә дә куйдык. Яр Чаллы шәһәрендә дә шушындый
истәлек такталары куябыз.
Мәхмүт Мансур улы хәрби ветераннар истәлегенә “Кабул далекий” җырын
башкарды. Мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ветеран сугышчы-әфганчылар оешмасының җирле бүлеге рәисе С.Н.Блинов
Володяны бик яхшы, кече күңелле кеше иде дип искә ала.
– Аның бер начар эш эшләгәне булмады, ул гөнаһсыз кеше дип беләм.
Кызганыч, безнең арадан иртә китте. Сугышта дошман пулясы башына эләгеп,
калган яралар аңа гомер буе тынгылык бирмәде.
Владимир Васильевич яхшы әти, гаилә җанлы ир, җәмәгать эшләрендә актив,
үрнәк алырлык кеше иде. Гомумән, бу гаилә шәһәребезне үстерүгә зур өлеш
кертә. Ә В.В.Морозовның хатыны Ирина Анатольевна җирле политсовет
әгъзасы, шәһәр думасы депутаты, яхшы хатын, ана, ул кешеләргә дә бик
ярдәмчел, дип сөйләделәр үз чыгышларында “Хәрби туганлык” оешмасының
Малмыж районындагы бүлеге җитәкчесе Н.Р.Гыйззәтуллин, “Бердәм Россия”
партиясенең җирле бүлеге секретаре Л.В.Валиева, Малмыж шәһәре хакимияте
башлыгы О.М.Алешкина, Малмыж чиркәвеннән Михаил атакай да. Морозовлар
гаиләсенең авыр югалту кайгысын уртаклаштылар. Бүген Володяның якыннары,
туганнары күз яшьләрен тыеп тора алмыйлар. Бүгенге чарада сугышта
интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир- егетләрнең дә йөрәк яралары
тагын бер кат кузгалды.
Морозовлар яшәгән йортка элгән истәлек тактасын ачу хокукын Владимирның
улы Ильяга бирделәр. Илья быел 11нче класска укырга бара. Яхшы әти-әни
тәрбиясендә үскән уллары яшьтәшләре арасында үрнәк алырдай тәрбияле егет
булып җитеп килә, мәктәптә яхшы укучы.
Володя Морозовны якташым буларак, күп еллар белә идем. Әйе, аның кебек
яхшы, кече күңелле кешеләр сирәк була. Һәрвакыт ачык йөзле, җор телле,
шат күңелле иде.
Яшь буынны патриотик тәрбияләүгә мораль, материаль  өлеш керткәннәре һәм
үрнәк булганнары өчен “Хәрби туганлык” оешмасына зур рәхмәт белдерделәр.
Әлеге истәлек тактасы да бу йортта Әфган сугышы герое Владимир Морозов
яшәде дип искәртеп торыр.
Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.
“Дуслык” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*