tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолдыз Шәрапова гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек дип табылды
Йолдыз Шәрапова гаиләсе  «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек дип табылды

Йолдыз Шәрапова гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек дип табылды

Гаилә – һәрбер җәмгыятьнең иң кечкенә өлеше булса да, иң ныклы нигезе. Аның һәрберсе үзе бер дәүләт. Чөнки анда киләчәк кешесе үсә һәм тәрбияләнә. Яшерен-батырын түгел беркүпме вакыт гаиләнең әһәзмияте түбәнсетеп күрсәтелде. Бу шактый гына зыян да салды. Ләкин менә унберенче тапкыр инде, 2008 елдан башлап илебездә 8 июльдә Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне билгеләп үтелә.Аны уздыру елдан ел зуррак колач алып зур бәйрәмгә әйләнә. Бу көнне 25 елдан артык бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән, шәһәребез тормышында зур роль уйнаган парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырыла.

Алдагы елларда Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән бу медаль белән язучы Нәбирә Гыйматдинова һәм язучы Галимҗан Гыльманов гаиләләре бүләкләнгән иде. (Бүләк Россия Федерациясенеке, Мәскәүдән расланып кайта). Быел бу медальгә, Идарә карары белән, каләмдәдшебез, балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Йолдыз Шәрапова гаиләсе лаек дип табылды. Биш бала үстерүләренә карамастан, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга вакыт табалар. Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә» республика оешмасының да актив әгъзалары.

«Гаилә сүзе русча «7 мин» дип тәрҗемә ителә. Һәр гаиләдә 7 мин булырга тиеш!» – ди Йолдыз ханым Шәрапова.

Татарстан Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*