tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Россиядәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларына: “Алга таба да җиң сызганып эшләргә кирәк”
Милли Шура рәисе Россиядәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларына: “Алга таба да җиң сызганып эшләргә кирәк”

Милли Шура рәисе Россиядәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларына: “Алга таба да җиң сызганып эшләргә кирәк”

Бүген Казанның Корстон күңел ачу үзәге бинасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съездының пленар утырышы үтте.  Корылтайда Россиянең 32 төбәгеннән 700 делегат Казахстан Республикасыннан да кунаклар катнашты. Җыенда методистлар, Россиянең милли мәгариф кураторлары,  татар телле оешмалар җитәкчеләре, татар оешмалары җитәкчеләре, татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре фикер алышты, тәҗрибә туплады.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия корылтаеның пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, катнашты.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров Россиянең барлык төбәкләреннән бердәм булып җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәтен белдерде. Үз чыгышында ул: “Резолюцияне карадым – закон проектына карата борчылу бар. Министрлык бу сорау белән системалы нигездә шөгыльләнә. Министрлыкта эшче төркем төзелде, аңа галимнәр, мәгариф идарәләре органнары вәкилләре керде. Без кирәкле норматив документлар эшлибез. Безгә хәзер нормативны яңартырга туры киләчәк. Урыннарда эш ничек оештырылуын карыйбыз”, – дип белдерде.

Корылтайның пленар утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Премьер-министры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан башкаласына җыелган мөгалимнәргә: “Сез татар җанлы, бирелеп эшли торган укытучыларыбыз. Сезгә укучылар да, әти-әниләр дә, җитәкчеләр дә карап тора. Бүгенге көндә шартлар бар. Әлеге съездда җыелып, борчыган мәсьәләлрне бергә уртага салып сөйләшү бик мөһим. Корылтайда тәҗрибә туплап, алга таба да җиң сызганып эшләргә кирәк”, – дип белдерде.

Пленар утырыш ялкынлы чыгышлар, Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съездының резолюциясен кабул итү, мөгаллимнәрне буләкләү тантанасы белән төгәлләнде.

Бөтендөнья татар конгрессында Бөтенроссия Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының җиденче корылтаена багышланган язма әзерләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*