tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Yрнәк татар гаиләсе
Yрнәк татар гаиләсе

Yрнәк татар гаиләсе

Зирекле Куак авылы администраторы Әлфия Сафина күпләргә үрнәк булырлык бәхетле парны – Мәзгут Закир улы белән Гапкария Исмагиль кызы Валиевларны «Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык» көне уңаеннан тәбрикләгән.

Мәзгут абый белән Гапкария апа Валиевлар – сугыш чоры балалары, Хезмәт ветераннары. Алар бөтен гомерләрен туган авылларына, тырыш хезмәткә багышлаган. Ачык йөзле, олы йөрәкле, ярдәмчел hәм кунакчыл булулары белән авылдашларының хөрмәтен тоеп яшиләр. Шатлык-сөенечтә дә, авыр чакта да бер-берсенә таянып гомер итеп, балаларын тәрбияләп үстергәннәр, аларны укытып, олы тормыш юлына бастырганнар. Хәзер инде берсеннән-берсе сөйкемле оныкларының уңышларына, бәхетенә cөенеп туялмыйлар.

– Мәзгут абый белән Гапкария апа Валиевлар – авылыбыз горурлыгы. Аларның сабырлыгына барыбыз да сокланабыз. Бала-оныкларын иманлы, тәүфыйклы, намуслы итеп тәрбияләүләре дә күпләргә үрнәк,- ди Әлфия Сафина.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*