enrutat
Баш бит / Үрьякала — серле тарихлы авыл
Үрьякала — серле тарихлы авыл

Үрьякала — серле тарихлы авыл

Удмуртиядәге Үрьякалада борынгы кабер ташы кисәкчеге табылган! Шушы хәбәр чираттагы иҗади сәфәргә кузгалуга сәбәп булды да. Төньяк районнар имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов борынгы кабергә Хәтер ташы куячакбыз, дигән яңалык белән дә уртаклашты. Һәм мин кабат чүпче татарларының борынгы бишекләреннән берсе булган авылда.

Борынгы каберлек — изге урын
Үрьякала кешеләре аны Әүлия кабере дип йөртә. Өлкәннәр аңа һәм аннан ерак түгел тау астында гына агып ятучы чишмәгә бәйләп, берәр хикәят сөйләп бирә. Уйдырма да дип булмый, һәр риваятьнең төбендә тарихи факт ята бит. Илмир хәзрәт тә инкарь итми, үткәннәргә бәйләп аңлата. Ә аны чүпче татарлары тарихы буенча аяклы энциклопедия дияргә була. Сүзне аңа бирик әле.

Үрьякала (Гордино) — республикада иң борынгы авылларның берсе. Аннан ерак түгел мең ел элек шәһәрчек булган, аның янында кечкенә авыл. Бүгенге көндә бу җирләр археологик истәлек булып саклана. Шәһәрчек бетеп, берара бу урыннар буш торган. Үрьякала халкының борынгы бабалары бирегә 1640нчы елларда килеп урнашалар».
Илмир хәзрәт борынгы шәһәрчек булган урынны күрсәтә. Яшәү урынын сайлый белгәннәр борынгылар. Куе урманнарга, болыннарга бай җирләр, мул сулы Чүпче елгасы. Үрьякала калкулыгыннан Караганда, офыкка тоташып, барысы да үч төбендә кебек күренә. Гасырлар узуга карамастан, хәтер исән, тарихи изге урыннарга Совет чорында да сукмак өзелмәгән. Борынгы кабер өстендә кайчандыр язулы таш та булган. Аның турында риваятьләр берничә, дип дәвам итә Илмир хәзрәт: «Үрьякалада башта мәчет булмый. Әхмәди авылыннан Мөхәммәтрәхим Касимов имам булып килә. Бу 1870-1880нче елларга туры килә. Ул Аллаһ йорты салдыра һәм янәшәдә үзенә өй торгызырга тели. Нигезләп, беренче бүрәнәләрен күтәргәч, төнлә төшенә ак сакаллы карт кереп: «Бу урында — минем каберем, йорт салма», — ди. Имам башта ышанмый, эшен дәвам итә, тагын ике тапкыр төшенә кергәч, өен читкәрәк күчерә, ә кабер саналучы урынны койма белән бүлеп ала. Кем җирләнгәнен берәү дә белми, әмма ир-ат дип фаразлана.

Риваять буенча, Киров өлкәсе Нократ авылына нигез салган Ка­ра бинең (тарихи шәхес) ир туганы Дземирхан ( Дәмрихан) биредә төпләнеп кала һәм шушында җир­ләнгән, бу 1400нче елларга туры килә. 1940нчы елларга кадәр Нократ авылы кешеләре дә бирегә зиярәт кылырга килеп йөри», — ди Илмир хәзрәт.
Борынгы каберлек — мәчет ишек алдында. Соңрак, 1970нче елда археологлар казу эшләре вакытында монда чыннан дә каберлек булуын исбатлыйлар. Ә аның өстендәге борынгы ташны 1930 елда археолог­лар алып китә, ул хәзер Милли музейда саклана. Изге кабернең ташсыз калуы Үрьякала халкын борчып тора. Шуңа күрә, быел Рәсимә апа Бә­дертдин кызы Касимова авыл халкы ярдәме белән, җыелган сәда­каларны туплап, яңа таш куярга ниятли. Гаҗәбе — ул да төш күрә. «Авылда яп-якты, ә Әүлия кабере караңгыда, кайгыда. Куркып уянып киттем. Югый­сә, коймаларны да яңарттык, мәчет урынында йорт та утырттык. Авылдашлар, Илмир хәзрәт белән киңәшләштем дә, яңа таш куярга ниятләдек», — дип сөйли.

Хан кызымы, сәүдәгәр баласымы?
Чардуган эчендә яңа ташка урын әзерләгәндә, борынгы таш кисәге килеп чыга да. Бер ягында га­рәп хәрефләре белән язылган «бисмиЛлаһ» сүзе, икенче ягында тамга сакланган — аны таш ясау-чыныкы яки җирләнгән кешенең нәсел тамгасы, дип фаразлыйлар. Әлеге кисәк 1930 елга кадәр кабер өстендә торган борынгы ташның бер өлеше булуы бик мөмкин.

«Аның үз тарихы бар, — ди Илмир хәзрәт, – бер бисермән агае басуда җир сукалаганда, зур таш табып ала. Хуҗалыгында файдаланыр өчен дүрткә ватмакчы була, таш биш кисәккә ярыла. Йорт нигезенә сала, өе кыегая. Аннан алып мунча миченә сала, җылы тормый башлый. Ачуы чыгып, кадерсез урынга ташлый һәм бөтен гаиләсе авырый башлый. Бу вакыйганы ишеткән имам агайның йортына килә, гарәп хәрефле язуларны күреп, кабер ташы икәнен аңлый. «Изге әйберне мыскыллагансың, шуңа гаиләңә зыян килгән», — ди. Таш кисәкләрен җыеп, Әүлия кабере өстенә урнаштырылар һәм 1930 елга кадәр шунда тора. Безнең якта андый ташлар юк, Мари Иле яки Казан ягыннан удмурт җиренә елга буйлап китерелгәндер, мөгаен. Ташка уелган сүзләр борынгы болгар телендә, ә ул чуваш теленә якынрак, төрки телгә керсә дә, безгә аңлавы кыен. Шуңа күрә, аны авыл халкы укый алмый һәм төрле риваятьләр туа. Хәтта аны Әүлия каберенең ташы дип йөртә башлыйлар, гәрчә ул башка җирдә табылса да. 1929 елда Казан этнографы Н.Воробьев ташны фотога төшереп китә. Танылган татар галиме Гали Рәхим анда ни язылганын ачыклый һәм ул 1323 елда Йахам исемле хатын-кызга куелган кабер ташы булып чыга».

Әүлия каберендә ир-ат җир­ләнеп, таш хатын-кызныкы булуы Үрьякала халкы өчен гаҗәеп хәл түгел. Кем соң ул Йахам? Авылда аңа кагылышлы риваятьләр дә сак-
лана. Берсе буенча, ул сәүдәгәр кызы булган. Шәһәрчектә болгар керамикасы һәм дирхәмнәр табылуы биредә болгарларның төпләнеп яшәвен раслый. Ә кабер ташын бары байлар гына куйдыра алган. Бигрәк тә хатын-кызга куелуы аның гади кеше түгеллеген раслый. Йахамның хан кызы булып, биредә сугышлар вакытында барлык ир-атлар үтерелгәч, кылыч тотып яуга чыгуы һәм шунда һәлак булуы турында да риваять бар.

Бишкә ярылган ташның өч кисәге генә безнең көннәргә килеп ирешә, Йахамның әтисенең исеме җуелган. Быел табылганы дүртенчесе дип фаразласак, соңгы бишенче кисәге дә кабер туфрагында булуы ихтимал, тирәнрәк казу эшләрен археологлар алып барыр дип өметләнә авыл халкы. Чөнки кабер туфрагында ташлар бар әле, ә аларны галимнәр генә казырга хокуклы. Бишенче өлеше дә табылса, бәлкем тарихи табышмакка җавап табылыр.
Яңа ташка борынгысындагы сүзләр кабатлап уелган. «Үлем — капка, һәркем аннан керәчәк», — дигән юллар бар. Борынгы болгар бабаларыбыздан калган гыйбрәтле сүзләр.

Элек — авыл җыены, хәзер — корбан бәйрәме
Яңа ташны ачу уңаеннан Үрьякаланың олысы-кечесе җыелды. Ир-атлар тәкъбир әйтеп, элеккеге мәчет ишегалдына уза. Хатын-кызлар, гадәт буенча, тышта кала. Илмир хәзрәт биредә үз кеше. Мәчет күптән сүтелгән, авылда имам юк, корбан чалу бәйрәмен оеш­тыру аның өстенә төшә. Авыл халкы алдында күптән хөрмәт казана ул. Изге саналса да, Әүлия кабере берара караудан мәхрүм була. Чөнки картлар бакыйлыкка күчеп бетә, авыл халкы арасында Коръән укый белүче булмагач, кабергә керергә куркалар. Ул вакытта Илмир хәзрәт әле шәкерт кенә була. 1998 елда Үрьякалага килгәч, каберне куак басканын күреп, аптырап кала һәм үзе кереп чис­тарта. Якташлары, нидәндер курыккандай, Илмир шәкертне ел буе шикләнеп күзәтәләр, сәламәтлеге хакында сораштырып торалар, бар да тәртиптә булуын күреп, тынычланалар. Аннары инде изге эшкә башка мөселманнар да тартыла, каберне үзләре тәрбияләп тора башлыйлар.

Яңгырлар вакытында яусын, иген уңсын, дигән теләк белән май ахырында яки июнь башында корбан чала торган булганнар. Соңгы елларда аны авыл бәйрәме буларак, догасыз гына уздыра башлыйлар. Алты ел элек бәйрәмнең дини асылы кире кайтарыла, корбан чалып, намаз укып үткәрә башлыйлар.
«Тора-бара бу йола вакыты белән Корбан бәйрәменә якыная башлады, савабы да күбрәк булыр дип, гаеткә туры китерә, ваҗиб корбан чала башладык,» — ди Илмир хәзрәт. Быел биш мал корбанга чалынды, мәчет ишегалдында ата-бабалар рухына дога кылынды, Раббыбыздан тыныч еллар, иминлек сорадылар, җәмәгать белән намаз укылды. Казаннарда итле ботка пеште.

Фагыйлә апа Тютина ел саен 10 литр сыешлы самоварын алып чыга. Ерак бабалары килгән Нократ ягы (Киров өлкәсе Слободской шәһәре) осталары ясаган, капкачында күргәзмәләрдә сугылган медальләре дә бар. «Яман тиз кайный, борыны да суны әйбәт агыза», — ди Фагыйлә апа, самоварын мактап. Үрьякалада чишмә — күз, диләр, ул да изге урын санала, суы шифалы, ераклардан килеп алалар. Авылда XIX гасырда меңнән артык кеше яшәсә, хәзер утызлап хуҗалык кына. Совет чорында авылда мул яшәгәннәр. Эш калмагач, күпләр күчеп киткәннәр, хәзер авыл бәйрәменә куанышып җыелалар. Сагынуны чүпче татарлары «ябыгу» диләр. Борынгы таш кисәге табылу — барысы өчен олы вакыйга. Аны да Милли музейга алып китәргә тиешләр. Тик Үрьякала халкының бирәсе килми: «Аннан аерылсак, авылыбыз бетәр. Һичьюгы, Кистем мәчетендәге музейга тапшырсыннар иде», – диләр. Тик ахыргы сүзне галимнәр әйтәчәк, чөнки борынгы ташны өйрәнәселәре бар һәм ул махсус шартларда сакланырга тиеш.

Фәнзилә Салихова.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*