tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилеегыз белән котлыйбыз!
Юбилеегыз белән котлыйбыз!

Юбилеегыз белән котлыйбыз!

Хөрмәтле Вәсыйгә Мөбарәк кызы!
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез – 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәм.
Сез, озак еллар Саба районында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, хезмәт юлында югары уңышларга ирешкән шәхес.
Әни кеше гаилә учагының җылысын саклаучы да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүче дә, авыр вакытларда безне юатучы да. Тормыш иптәшегез белән халкыбыз, милләтебез өчен горурлык булган өч ир-ат үстерүегез олуг ихтирамга лаек. Татарстанабыз иминлеге өчен хезмәт куючы өч малаегызның да үз эшләренә тугрылыклы, җаваплы булуы зыялылык белән тырышлык үрнәге булган гаиләдә алган тәрбиянең нәтиҗәсе икәненә шигем юк.
Кадерле Вәсыйгә Мөбарәк кызы! Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек телим. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, муллыкта, бәрәкәттә озак еллар яшәргә насыйп булсын. Туган көнегез котлы булсын.
Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*