tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов җырлау осталыгы буенча бушлай дәресләр бирә
Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов җырлау осталыгы буенча бушлай дәресләр бирә

Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов җырлау осталыгы буенча бушлай дәресләр бирә

Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов җырлау осталыгы буенча Инстаграмда бушлай дәресләр бирә. Җырлаганда ничек суларга, югары ноталарны ни рәвешле алырга, тавыш арганда нишләргә, микрофонны ничек итеп тотарга һәм башкалар турында бәйнә-бәйнә аңлатма бирә Артур.

“Проектның максаты – тәҗрибә белән уртаклашу. Яңа гына җырлый башлаган җырчыларга һәм техниканы белмәүче, җырлаганда авырлык тойган профессиональ артистларга киңәшләремне бирәм, тәҗрибәм белән уртаклашам. Һәрбер җырчының тавышы индивидуаль, аларга аерым игътибар кирәк. Мөгаллимнәр арасында моңа игътибар итүчеләр бик аз. Теләге булган кеше мөрәҗәгать итсен, мин ярдәм итәргә әзер”, – ди Артур.

Артур Исламовның дәресләрен биредә карарга мөмкин “Уроки вокала”.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*