enrutat
Баш бит / «Үзгәреш җиле» фестиваленең Нью-Йоркта концерты аншлаг белән узган
«Үзгәреш җиле» фестиваленең Нью-Йоркта концерты аншлаг белән узган

«Үзгәреш җиле» фестиваленең Нью-Йоркта концерты аншлаг белән узган

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең Нью-Йоркның «Карнеги-холл» залындагы концерты аншлаг белән узды дип хәбәр итте тамашада булган журналист Эдуард Хәйруллин.

«Тулы зал, аягүрә басып алкышладылар», — диде ул.

Концертның ачылышында Чулпан Хамматова инглиз телендә фестивальне, Татарстанны тәкъдим иткән. Икенче бүлектә Сәмруг кош турындагы легенданы сөйләгән.

Концерт ике бүлектә узган, анда соңгы 3 фестивальдәге иң яхшы 22 җыр тәкъдим ителгән. Фестивальдә барлыгы 100 татар җырына яңа төрле яңгыраш бирелгән иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*