enrutat
Баш бит / Зәхмәткә ләгънәт укыргамы, рәхмәт әйтергәме?
Зәхмәткә ләгънәт укыргамы, рәхмәт әйтергәме?

Зәхмәткә ләгънәт укыргамы, рәхмәт әйтергәме?

Бу көннәрдә мәгълумат казаны астына интернет, ТВ, радио тапшырулары утын салып тора. Күбрәк газеталар атнага бер тапкыр, гадәттә «толстушка» — юан саннар белән чыгалар. Аларны йортларга таратучы почтальоннар булса, рәхмәт әйтик. Экраннар, гаджетлар аша тамашалар күренсә дә,  хак мәгълуматка сусаган өлкән буынга, үз кулы белән тотмыйча ышанмый торган кардәшләргә чын фактлар, документ кирәк. Безнең халык матбугатны шулай ышанып кабул итә. Телефон тәрәзәсендә күренеп калган сурәтләр алышып тора, югалып та китә. Ә менә кулга газета, журнал килеп керсә, кешенең җаны тынычлана төшә. Нәрсә укый, ниләр күрә соң милләттәшләребез шушы вирус афәте көннәрендә?

ВИРУС — ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫМЫ ӘЛЛӘ?

Коронавирус кебек куркыныч хәлләр татар матбугатында чыгучы  хәбәр репортажларның, хәтта шигырьләрнең төп темасына әйләнеп китте. Социаль челтәрләрдә, газеталарда шушы зәхмәтләр турында тетрәнеп язылган әсәрләр тулып ята. Чит илләрдән килгән хәвефле хәбәрләр, якын киләчәккә куркыныч фаразлар килеп тора. Оренбургта яшәгән татар эшкуары Раил Зариповның Испаниядән кайткач та вафат булуы, нефть бәясенең аска тәгәрәве һәм икътисади кризис куркынычы зыялы татарларның йөрәк тибешенә тәэсир итә. Бу афәт узып киткән хәлдә дә тормышның үзгәрәчәген, хакимият, кәсеп һәм хезмәт көчен сатып яшәүчеләрнең мөнәсәбәтләре үзгәрү форсатларын милләттәшләребез, Россиядәге башка экспертлар кебек үк, алдан ук сизеп тора.

Вирус, карантин турында шигырьләр, бәетләр, такмаклар чыгару хәрәкәте киңәеп бара.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова  үзенең сәяси дулкын күтәрә торган  темага язган мәрсиясендә болай дип мөрәҗәгать итә:

«Дөнья инде беркайчан да элеккечә булмас…

Кемдер мәңгелеккә узар, кемдер газизләрен җуяр, кемдер эшсез калыр, кемдер – ашсыз… Кемдер – башсыз…

Кичә генә кайнап торган тормыш бүген сүнеп ята… Өйләр ябык. Юллар ябык. Илләр ябык. Сугыш та юк – халык үлә. Байлар — бөлә. Тәкъдир — көлә…  Саташкан Кешелек үз аягы белән салкын гүргә керә…

Дөнья инде элеккечә булмас… Комсызлыкта чиктән ашып, башкалар башына басып, туклыктан кикереп, күкләргә сикереп, гамьсезлектән уйнап-биеп тормас…

Дөнья инде элеккечә булмас… Бәндә киләчәккә зур планлар кормас. Җавап эзләр. Җавап тотар. Берьялгызы калып… Ни сәбәпле? Нигә болай? Кайда ялгыш?! Кемнәрнең күз яше,  афәткә әйләнеп, ил өстенә яуды, кемнәрнең каргышы, зәхмәткә әйләнеп, җир өстенә ауды?!

Карагыз! Тыңлагыз! Онытмагыз! Тәүбә итегез! Кичерү сорагыз!..»

Мондый сүзләр белән  башланган мәрсиядә автор вирус афәтенең сәбәпчесе итеп сәяси вакыйгаларны, хакимият гамәлләрен, халыкара мөнәсәбәтләрнең катлаулы якларын  күрсәтә. Татар җәмәгатьчелегенең төрле төркемнәре  бер үк идеологик мәсләктә тормагач, Фәүзия ханымның фикерләре белән ризалашмаучылар да табыла. Оренбургтагы  «Яңа вакыт» газетасы мөхәррире Фәннүр Гайсаров үзенең альтернатив фикерләрен социаль челтәрдә язып, Ф.Бәйрәмова белән бәхәскә  керде. Күңел төшенкелеге уятучы, күптәнге сәяси, иҗтимагый, әхләкый каршылыкларны болай да катлаулы эпидемия вәзгыятенә китереп кушу безгә нәрсә бирә? Зәхмәттән саклануга, кулларны сәгать саен юып торуга, кул бирешеп исәнләшмәү, кочаклашмау тәртибенә күнекмәгән халыкка фаҗига фәлсәфәсен тагын да катлауландыру кирәкме соң?

Күпләр социаль челтәрдән килгән куркыныч фаразларга, ахырзаман якынаю, дөньякүләм хөкүмәт төзүчеләрнең мәкерле проектлары турындагы хәбәрләрне укымыйча, карамыйча, компьютердан, мобиль телефон трубкасыннан сөртеп  ташлый. Чөнки болай да эч поша, күп санлы конспирологик фаразлар ятмәсе шикләндерә: тагын алдамаслармы соң? Вирус бәләсе өчен гаепле кешеләрне эзләп табу кайгысы юк, килеп туган шартларда ничек исән калу турында уйларга кирәк. Паникага, хорафатларга бирелү мөмкин түгел!

ДӨНЬЯ ЭЛЕККЕЧӘ БУЛМАС!

Шулай да язучының публицистик мәрсиясендә әйтелгән  гыйбәрә бәхәссез: бу дөнья элеккечә булмас инде.

Шундыйрак фикер дистәләрчә авторларның шәхси язмаларында, иҗитимагый белдерүләрдә кабатлана — бүгенге дөньякүләм вакыйгалар эзсез калмас, тормышыбызда үзгәрешләр булачак.

 Чынлап та уйлап карыйк әле. Вируска рәхмәт әйтергә тел әйләнмәсә дә, шуны танырга тиешбез: ул  безнең тормышны, үзебезне үзгәртте, күзләребеәне ачты. Кайберәүләр аны ходай җибәргән җәза дип тә саныйлар. Җитешсезлекләребез, ялгышларыбыз бардыр анысы. Кылган гамәлләребезнең барысы да тәрәккыятьле, иманлы түгелдер. Үзебезнең гөнаһларыбыздан тәүбә итү, алдыбызга килгән  казаларны, ялгышлыкларны гаделсезлекләрне тану, төзәтү юлларын аңлау өчен һәр бәндәнең намусы булуга ышаныч кирәк. Бармы ул ышаныч? Намуссызлар,имансызлар тәүбә итәме соң?

Бу зәхмәт вирус җир шарының кечкенә  йорт булуын күрсәтте. Ерак илләргә, диңгез-таулар артына китеп котылып булмый хәзер. Бу дөньяда кораллар туплап, зур сугышларга  әзерләнү дә файдасыз. Дөньякүләм  бәләдән, олы фаҗигадан  котылучылар була алмый.

Байлык, хакимлек артыннан куып, кешеләр саулыгын оныту, сәләмәтлекне сатып алу ярыймы? Авылларда, кечерәк шәһәрләрдә күпме шифаханә ябылган иде. Авыруларны зур шәһәрләрдә генә дәваларга теләү акыллы эшме? Саулык, дарулар — акча эшләү кәсебеме икән? Күпме көч, акча салына кешеләрне терелтү өчен? Табипларга рәхмәтлеме соң без? Гомеребезе саклаучы бу изге  затларның, мәңге арымас шәфкать туташларның хезмәте зурланамы, гадел түләнәме аларга? Зәхмәт чыккач, үләт килгәч шул турыда уйларга мәҗбүр булдык. Димәк бәлә безне уята, зиһенне чистарта булып чыга?

 

Ни гаҗәп, «коронавирус»  сүзе модага кереп бара. Хәтта ювелирлар шул вирус образына ошатып бизәнү әйберләре ясый башлаганнар.

Төптән уйлап карасаң, бу күзгә күренмәгән вирус җәмгыятькә ревизия ясады, безнең мөмкинлекләрне ачты, киләчәктә эшне оптимальрәк оештыру юлларын таләп итте.. «Цифровизация» дигән сәер яшәү рәвеше якаларыбыздан эләктереп алды. Димәк техникадан котылып булмый, аны өйрәнергә, һәркайда эшкә җигәргә туры киләчәк!

Оптимизация дигән әкәмәт бар, анысы да баш күтәрә.  Күпме кеше эшкә бармыйча өйдә калгач, ерактан торып эшләү мөмкинлеге яки кирәклеге ачыклана. Мәктәп балаларын  компьютерга утыртып, читтән торып сабак бирүгә без әзербезме? Глобаль пәрәвезгә миллионнар берьюлы утыргач, техниканың хәтер-акылы җитәрме? Белем берү, укыту нинди булачак? Вирус зәхмәте үткәч, дәрес бирү, гыйлем юлыннан атлау үзгәрергә, камилләшергә тиеш булып чыга.

Көннәр, атналар буе өйдә утырып гаиләдә очрашу зур яңалык икән. Өлкәннәрнен  кадерен белү, кешеләр белән санлашу, якыннар белән аңлашу. Эшле булу, икмәк табу, теләгән җиргә бару, сагынганнарны очрату. Курыкмыйча, кул бирү, теләгәнне кочу…Бу вирус зәхмәте барысын да аңлатты. Кемдер гөнаһлар өчен җәза барлыгын күрсәтте.  Рәхмәт әйтик микән бу зәхмәткә биргән сабак өчен? Купме гомер белән түләп?

ГАИЛӘДӘ ЗОЛЫМГА ЮЛ КУЙМАГЫЗ!

Фактлар шуны күрсәтә: өйдә утыру башлангач, кибетләрдә спиртлы эчемлек сату бермә-бер арткан. Моның нәтиҗәсе нинди булыр? Әлбәттә, тормышның катлаулануы, төрле каршылыклар чыгу безнең өчен генә хас түгел. Әнә, Чиләбедә бер ир  урамда тавышланган яшьләргә мылтыктан атып, биш кеше үтергән. Казанда 80 яшьлек әбинең ашамлык сумкасын тартып алып качкан егет видеокамерага төшерелгән. Нәтиҗәдә ул бик тиз тотылган. Хәзер бу вәхшәти гамәлне бөтен ил телевизордан күрде.

Атналар буе өйдә бикләнеп ятучы гаиләләр зур сынау үтә. Аерылу статистикасы да артырга мөмкин диләр. Бәлки кайбер хатыннар да җенләнәдер. Ләкин ирләрнең дуамаллануы хәттин ашкан. Хәзер җир шарында яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше карантинда яки «үзбикләнү» шартларында. Бу 2,6 миллиард кеше дигән сүз. Кайбер илләрдә өйдә көч куллану, күпчелек очракта ул көчлерәк җенеснең йодрык уйнатуы ике тапкыр арткан! Шул уңайдан 6 нчы апрельдә Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль сәркатибе Антиониу Гутерриш махсус белдерү ясап, гаиләдә көч куллануга каршы чаралар күрергә чакырды. Икътисади һәм социаль басым,  курку хисе гаиләләрдә золым гамәлләрен арттырган икән.

Ярый торган эшме бу? Әлбәттә, һәр илнең, һәр милләтнең үз традицияләре, милли горефләре бар. Бу шартларда татарлар сабырлык, мәрхәмәтлелек, тәртиплелек үрнәге күрсәтә алыр иде.

Мондый фикер 8 нче апрельгә каршы төндә үткән бәраәт кичәсендә хәтергә килде. Шул кичтә бик күп милләтәшләребез бер-берсеннән гафу сорадылар, ачу сакламау кирәклеген таныдылар, шәфкатьле булу, миһербанлылык хисләрен тараттылар. 

ТУГАН ТЕЛДӘ ӘЙТЕЛГӘН СҮЗ ҮТЕМЛЕРӘК

«Киеренкелек чорында кешегә үз телендә аңлату, фикерне җиткерү мөһим, — дип саный этносоциолог Гөлнара Габдрахманова. — Татарда аеруча туган тел ана теле буларак кабул ителә, ягъни якын, ышаныч тудыра. Урыс теле рәсми тел, кеше аңарга хакимият теле буларак карый. Туган телнең эмоциональ ягы бар. Әгәр түрәләр ике телне уңышлы кулланса, әлегә Татарстан Президенты моны уңышлы башкара, бу авыр чорда киеренкелекне киметә ала.»

Татар басмалары милли аудиториянең рухи халәтен аңлап, иң кайнар сорауларга «үзебезчә» җавап бирергә тырышалар. Менә «Ватаным Татарстан»ның хәзерге йөзен билгеләүче битләр:

Сез түбәндә китерелгән сылтамалар буенча кайбер актуаль мәкаләләрне ачып укый аласыз. Ләкин башта бу язманы тулысынча укып чыгыгыз, шунна соң гына татар мәгълумат мохитендә сәяхәт итәрсез. Шулай итеп актуаль сылтамалар:

Публицист Наил Шәрифуллинның  «Нигә Россия вирус белән чын «сугыш»ка соңрак керде?» дигән башисем астында «Ватаным Татарстан» газетасында чыккан мәкаләсе кыыклы..    vatantat.ru

«Ватаным Татарстан»  газетасының  интернет сәхифәсендә урнаштырылган   «Читтәге  милләттәшләребез  карантинны ничек уздыра?» шәлкемендә Төркиядә, Австралиядә, Чечняда яшәүче татарларның хәзерге хәлләр турында уй-фикерләре китерелә.

Читтәге милләттәшләребез карантинны ничек уздыра?

Безнең күзәтүдә искә алынган мисал-фикерләр белән танышып чыкканнан соң, тагын бер сылтаманы ачып карый аласыз. Марат Кәбиров: «Кайбер нәрсәләрне чүт кенә арттырыбрак сөйлиләрдер, ләкин авылда кызык табылып тора»

Марат Кәбиров: «Кайбер нәрсәләрне чүт кенә арттырыбрак сөйлиләрдер, ләкин авылда кызык табылып тора»

Татарстанның төп басмасы «ВТ» кебек үк, республика башкаласы өчен чыгучы «Шәһри Казан» газетасы да вирус зәхмәте турында татар телендә  сабак бирергә тырыша. Казан мэрыө Илсур Метшин татар матбугатында  бик сирәк очрый.  Бу юлы шәһәр башлыгы иң четрекле һәм актуаль темага чыгыш ясый: «Дистанцион укыту — яңа тәҗрибә һәм күнекмәләр алу ул. Безгә барыбызга да түземлек кирәк». shahrikazan.ru

Тагын бер мәкаләнең шулай ук заманча рухта, шәһәрчә рухта булуы игътибарны җәлеп итә:»Яшь кызлар кайф һәм лайк өчен йортларга ут төртеп йөргән». shahrikazan.ru

Калифорниядә яшәүче Айгөл Гыймранова-Лион белдергәнчә, хәзер америкалылар өйдә ашарга пешерә башлаган. tatar-inform

Сәйдә Мөхәммәтҗанова халыкка карантинда яраткан хобби белән шөгыльләнергә киңәш итте.

«Иң мөһиме — өйдә утырыгыз, мин концертымны сезнең өчен махсус куям», — ди яшь җырчы.tatar-inform

Матди һәм сәяси яктан мөстәкыйль «Безнең гәзит» тә күңел төшенкелегенә бирелмичә, тормышның ачысын-төшсен, кискен якларын тасвирлый. «Кеше кайгысы кештәктә» әле һаман» — «Безнең гәзит»нең җитәкчесе Илфат Фәйзрахманов  хәзерге кризис шартларынды эшләү рәвеше турында мәкалә  язган. beznen.ru

«Бу безнең кесәгә сукмады, ә аны буш калдырды!» дип зарлана  «Безнең гәзит»тә милли туйлар банкетлар үткәрүче тамадалар, җырчы-музыкантлар. beznen.ru

АХЫРДА ЙОМГАК ЯСЫЙБЫЗ: «РӘХМӘТ,ТОРМЫШ!»

Татар мәгълумат мохите пандемия көннәрендә сискәнеп, яңарып китте. Ул экранда, интернетта, радио эфирында заманага тәңгәл актуаль темаларга кыю һәм кирәкле мәкаләләр, тапшырулар, төгәл хәбәрләр, кызыклы фикерләр тарата. БМО  Генераль сәркатибе дөнья халыкларына мөрәҗәгать иткәндә татарлар хәзерге кризиста югалып калмаган, зиһенен җуймаган милләт итеп күрсәтә дияргә урын бар.  Татарстан Республикасы эпидемиягә каршы чараларны оста оештыруы, таләпчәнлеге һәм оешканлыгы белән аерылып тора. Ни генә күрмәгән, күп сынаулар үткән халкыбыз бүген дә тормышка ләгънәт укымый, аңа сабак биргән өчен, гомернең ямьле булуы өчен рәхмәт әйтә.

«Авыз тулы кан булганда төкермәскә өйрәттең,

Рәхмәт тормыш, газиз башны шушы яшькә җиткердең,

Суга салдың, тартып алдың, утларыңда киптердең…»

— дип җырлый бу ханым. Хәзерге техника ярдәмендә таратылган җырның авторлары итеп халык үзе таныла башлый. Нәкъ шул гыйбәрәне ачып салучы әсәр социаль челтәрләр аша таралып килә. «Рәхмәт, тормыш!» җырының авторын, башкаручысын хәзергә белмәсәк тә, күпне күргән бу замандашыбыз табылыр, аның белән сезне дә таныштырыбыз, дип өметләнәбез.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*