tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй музеенда рәссам Мадияр Хаҗиевның күргәзмәсе эшли
Зәй музеенда рәссам Мадияр Хаҗиевның күргәзмәсе эшли

Зәй музеенда рәссам Мадияр Хаҗиевның күргәзмәсе эшли

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республиканың халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның «Мастер һәм Маргарита» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә оста һәм аның укучылары – Михаил Жуковский, Лилия Сафина, Венера Насыйбуллина, Виктория Егорова, Ләйсән Вәлиуллина, Ольга Новожилова һәм башкаларның эшләре урын алган.

Күргәзмәне ачу тантанасында «Каенкай» бакчасы балалары, музыка һәм сәнгать мәктәбе укучылары, «Аккурайд Уилз Руссия» ветераннары һәм Зәй кешеләре катнашты.

Мадияр Хаҗиев бүгенге көндә Чаллы сәнгать мәктәбендә балаларга рәсем ясау сабаклары бирә. Яшь буында гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияләүче рәссам, ислам декоратив сәнгате үрнәкләрен заманча нәфис-эстетик йолалары белән бәйләп, этник авангард стилендә иҗат итә.

Ул үз иҗатында халык фольклорына, милли йолаларыбызга еш мөрәҗәгать итә. Туган ягына булган мәхәббәтен Мадияр Хаҗиев табигать һәм кеше образлары аша сурәтли. Аның шулай ук тарихи үткәнебез, төрки дөнья һәм, әлбәттә, Габдулла Тукай шәхесенә кагылышлы эшләре дә гаҗәеп бай итеп тудырылган. Аның шамаил техникасында башкарылган картиналары да кызыклы.

Мадияр Шәрипович күргәзмәне ачу тантанасында районнарда нинди эш алып баруы, картиналар галереяләрен ничек ачуы, авыл халкын рәсем сәнгатенә һәм гүзәллеккә өйрәтүе белән уртаклашты.

Күргәзмә февраль ахырына кадәр эшләячәк. Анда 22 рәссамның 54 эше урын алган.

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*