tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй районында VII Ялчыгол укулары узды
Зәй районында VII Ялчыгол укулары узды

Зәй районында VII Ялчыгол укулары узды

Мөхәррәм аеның 19-нчы көнендә, Зәй районы Имәнлебаш авылында күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче, галим, язучы, табиб  Таҗетдин Ялчыголның тормышына һәм иҗатына багышланган “Хәзерге милли-мәдәни тормышыбызда Таҗетдин Ялчыгол мирасының роле һәм әһәмияте” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. Аның эшендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, имамнар, шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьә­ләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстергә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, тел һәм әдәбият белгечләре, татар зыялылары, Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары катнашты.

Чара Имәнлебаш авылы зиратында бөек татар мәгърифәтчесенең каберен зиярәт кылудан башланды. Кунаклар галим рухына дога укыды. Конференция үз эшен Имәнлебаш авылы Мәдәният йортында дәвам итте. Биредә Ялчыгол тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Укулар күркәм гадәт буенча Изге Коръән аятләрен уку белән ачылды. Аннары чарада катнашучылар хозурына быел арабыздан киткән Зәй районының элеккеге имам-мөхтәсибе, Таҗетдин Ялчыгол исемендәге укуларга нигез салган, әлеге шәхеснең мирасын халкыбызга кайтаруга үзеннән зур өлеш керткән Сәгыйть хәзрәт Камалов истәлегенә багышланган видеосюжет күрсәтелде. Алга таба кунакларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. Ул районда Таҗетдин Ялчыголның мирасын өйрәнү, саклау һәм яшь буында аңа карата кызыксыну уяту өлкәсендә башкарылган эшләр хакында сөйләде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк:  Зәй районы мөхтәсибәте дә бу юнәлештә зур эш алып бара. Шәһәрнең Җәмигъ мәчете галим исеме белән йөртелә, шулай ук Ялчыгол исемендәге музей эшләп килә. Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемен йөрткән урамында дин галиме хөрмәтенә истәлек билгесе дә бар.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин сәламләде.

– Гарәп, фарсы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол – төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше булган. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе дә мәгълүм,  – дип билгеләп үтте Айдар хәзрәт Карибуллин. – Алай гына да түгел, рухи тормышыбызның төрле якларына багышланган хезмәтләр язып калдырган Таҗетдин Ялчыгол чып-чын халык вәгазьчесе булган, ул авылларда бик күп йөргән, Ислам диненә өндәгән. Аның “Рисаләи Газизә” әсәренең дә иң зур казанышы шунда ки, ул безгә исламга чакыруның иң үтемле һәм күркәм чараларын һәм үрнәкләрен күрсәтә. Шуңа күрә берничә ел элек хезмәтне Татарстан мөфтияте дә нәшер итте. Күрәсез, Т.Ялчыгол иҗаты татар тормышы тарихында мөһим урын били, һәм аңарда шул чор татар җәмгыятенең дини, әхлакый, милли ихтыяҗларына җавап эзләү чагылыш тапкан.

Фәнни-гамәли конференциядә шулай ук Җәлил хәзрәт Фазлыев, профессор Хатыйп Миңнегулов, язучы Марсель Гарипов, ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, Таҗетдин Ялчыгол буыны вәкиле Алсу Талипова һәм башкалар чыгыш ясады. Алар Ялчыгол иҗатының төп тенденцияләрен, тормышының билгеле булмаган якларын, фәнни, дини, әдәби мирасының әһәмиятен ачтылар.

VII Ялчыгол укулары Имәнлебаш авылы мәчетендә җәмәгать белән өйлә намазын уку белән тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*