tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәйзи Гаскәров ансамбле Мәскәүне таң калдырды!
Фәйзи Гаскәров ансамбле Мәскәүне таң калдырды!

Фәйзи Гаскәров ансамбле Мәскәүне таң калдырды!

Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык бию ансамбленең концерты узды.

Кичә Мәскәүнең П. И. Чайковский исемендәге концертлар залында киң билгеле Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык бию ансамбленең сольный концерты булды. Концерт Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында үтте һәм, шулай ук, коллективка нигез салынуга 80 ел тулуга багышланды. Русия башкаласы ансамбльнең зур күләмле гастроль турнесының беренче пункты булды.Алар Фәйзи Гаскәровның алтын мирасы фондыннан «Зарифа», «Гөлнәзирә», «Өч абыем», «Җиде кыз», чиләк белән борынгы бию, “Печәнчеләр” татар биюен тәкъдим итте. 80 ел дәвамында ансамбль репертуары ел саен коллектив үсешенә зур өлеш керткән заманча хореографларның яңа биюләре белән тулыланып тора. Концерт вакытында тамашачылар: Хашим Мостаевның “Чәчәкле курай”, Риф Габитовның “Тархан”, Айдар Зөбәйдуллинның “Башкортстан яшьлеге”, Рәис Низаметдиновның “Җиде ыру”, Марат Кәримовның “Салават” әсәрләрен күрде.
Мәскәү тамашачысына, шулай ук, 2019 елның премьерасы — Алексей Шишкинның “Русь” тамашасы тәкъдим ителде.

“Артистларыбыз чыгышына карап, Ватаныбыз белән горурландык. Тамашачылар залында мәскәүлеләрнең мәдәнияты турында сокландыргыч фикерләр ишеттек”, — дип билгеләп үтте концерттан соң якташларыбыз.

Алга таба танылган ансамбль Тверь, Бөек Новгород, Санкт-Петербург, Түбән Новгород шәһәрләрендә чыгыш ясаячак, шулай ук Башкортстанда да зур концентрлар планлаштырыла.

kiziltan.rbsmi.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*